Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

ФЛЕЙТАДА МИЛЛИ КӨЙЛӘР

Мәктәптә дә гел бишлегә генә укыган кыз биредә дә алдынгылар рәтендә, аның рәсеме Мактау тактасында. Лениза шәһәрдә танылган музыка остасы А.Н.Кудряшов җитәкләгән уен-кораллар төркемендә уйный. Җәйге кичләрен алар тубыллыларга вальс, танго, халык көйләрен башкаралар. Яшьләр бу талантлы кыз җитәкчелегендә оештырылган "SmiIIerS” рок җырлаучылар,   "На пол-пути”   поп-рок төркеме башкарган җырларны да яхшы беләләр. 6-7 яшендә татар телендә аның башкаруында "Песи төш күрә”, "Гөлләрем”  җырларын тыңлаучылар әле дә искә алалар. Сәнгатьле итеп шигырь дә сөйләүче кызның уңышлары сөендерерлек иде. Ул әле бүген дә укытучыларын онытмый, туган телдә сөйләшә. Әллә инде милләт җанлы яшь талантның күңелендә милли бәйрәм күренешләре, балалар өчен оештырылган иҗат бәйгеләре тәэсир калдырган? Лениза сайлаган һөнәре, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Ул: "Беренче ел авыр булды. Һәр әни-әти баласына югары белем бирергә тырыша. Мин аны аңласам да,  мөмкинлегем булса да, колледжны сайладым. Музыка бүлегендә флейтада уйнарга өйрәнү, көйләр уйлап табу - минем төп һөнәрем. Флейта гади корал булып күренсә дә, аның моңы күңелләрне җилкендерә. Замана җырларын башкаруыбыз, иҗади яңа төркемнәрнең барлыкка килүе тормышыбызга яңалыклар, үзгәрешләр кертә. Киләчәктә мин колледжда белем алып, консерваториядә укуымны дәвам итәргә планнаштырам”, - дип  сөйләде. Ленизаның флейтада уйнап "Яшьлеккә сәяхәт” ансамблендә катнашуын карап, безнең шәһәр яшьләре әби-бабайлардан күчкән җыр-моңнарыбызны онытмыйлар, дигән фикергә килдем. Иҗади эш, сәхнә  үзенә тартып тора. Ленизаның  әбисе белән бабасы ветеран укытучылар - Мәхмүдә апа белән Мансур абый Әминовлар. Гитара, флейтада бик оста уйнаучы йолдызыбыз Ленизага, аның иҗатташ иптәшләренә рухи  ихтыяҗларын, иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итүче укытучылар табылып торсын дип уңышлар телисе кала.

Римма УМИТБАЕВА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (02.06.2013)
Просмотров: 991 | Рейтинг: 4.0/4
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz