Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

ЧИБӘРЛӘР, БАТЫРЛАРГА АУ СЕЗОНЫ АЧЫЛДЫ

Өлкә татар Конгрессы уздыра торган "Себер йолдызы” һәм "Татар егете” өлкә бәйгеләрендә катнашырга теләк белдергән яшьләребез арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу чарасы үз эшен бик уңышлы гына башлап җибәрде. Үткән шимбә көнне беренче кастингка Төмән шәһәренең "Тимерьюлчылар” мәдәният сараена 10 кыз да 7 егет килде. Аларның туган телебезне, тарихыбыз, мәдәниятебез, йола, гореф-гадәтләребезне яхшы белүләрен, иҗади һәм креатив сәләтләрен тикшерер өчен жюри әгъзалары итеп өлкәдә танылган шәхесләр, билгеле тел һәм мәдәният белгечләре, психологлар, рәссамнар билгеләнгәннәр иде. Катнашучылар арасында татар дөньясында кайнап, милли горурлыгыбызны күтәрүдә күп көч куеп өлгергән яшьләребезне күрү, үзе бер зур шатлык булды. Нәни чактан өлкә "Таң йолдызы” балалар фестиваленең сәхнә йолдызлары булган Рада Глазырина (Шыкча авылы), Гүзәл Касыймова (Кырынкүл авылы), Марат Вәлиев (Төмән шәһәре), Азат Мөхәммәтшин (Яңа Кәешкүл авылы), Гөлнара Речапова (Бурбар авылы), Әлфия Латфуллина (Төмән), Динара Хөснетдинова (Төмән) хәзер зирәклектә, чибәрлектә, уңганлыкта көчләрен сынап карарга булганнар.


16 яшьлек Төмән кызы Лениза Латыйпова гимнастика белән 8 ел шөгыльләнә, аның күрсәткән сыгылмалы күнегүләре, Мегион шәһәрендә туып-үскән Руслан Ильясовның гармунда татар көен виртуозларча башкаруы, Лянтор шәһәре егете Айдар Кормандаев көр тавышы белән татар халык җырын оста җырлавы, рус, татар, инглиз телләрендә иркен сөйләшүе  жюри әгъзаларын таң калдырды. Ә Талымхан авылы егете Артур Мөхәммәдъяров 2007 елда Мәскәүдә "Киләчәккә адым” Бөтенроссия бәйгесендә үзе уйлап тапкан чүп утау агрегатын тәкъдим итеп, югары урын яулап кайткан. Түбән Тәүде районы, Тарман авылы кызлары Ләйлә Хәмитова белән Регина Хәмидуллинаның кул эшләренә, Эльмира Галиеваның ясаган рәсемнәренә Россия рәссамнары Союзы әгъзасы Әлфия Мөхәммәтова югары бәя бирде. Рамил Ульдановның (Төмән шәһәре) туган телебездә иркен сөйләшүе, гармунда оста уйнавы, өстәвенә сәнгатьле итеп шигырь сөйләве бөтен игътибарны үзенә җәлеп итте. Руслан Бабшанов гитарада уйнап моңлы җыр башкарды, Каскара поселогы чибәре Лилия Абдубакова жюри әгъзаларына матур бию белән бергә тәмле чәк-чәк тә тәкъдим итте. Жюридагыларга финалга чыгучыларны сайлап алуы җиңел булмады, чөнки яшьләребезнең һәрьяклап әзерләнгәнлекләре күзгә бәрелеп торды, шулай да өлкә конкурсында катнашырга лаек дип  6 кыз да 7 егет билгеләнде.

Р КАНГАЗИНА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (18.02.2011)
Просмотров: 486 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 2
2 Zul4itai  
0
Здравствуйте, Регина!

Фотографии в обработке. Как только будет возможно, создадим фотоальбом на эту тему.

Спасибо, что посещаете наш сайт!


1 Регина  
0
здраствуйте!!!
а если у вас еще фотографии с первого кастинга???

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz