Кеше игътибарын ул моңсу күзләре белән үзенә тартып
тора. Күзләр ул – күңел көзгесе диләр
бит. Аның да күзләре иясенең бай рухи дөньялы, миһербанлы, үтә дә җаваплы
булуын кычкырып торалар. Гөлназ турындагы фикерләремне мөгаллимәсе – профессор
Х.Ч.Алишина да хуплап: "Бик тырыш, тәртипле, яхшы укый, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать
итсәң дә, ярдәм итәргә атлыгып тора”, - дип өстәде. Гөлназ быел татар теле һәм
әдәбияты бүлегенең 5 нче курсында укый. Күптән түгел сайлаган һөнәре буенча
дәүләт имтиханын "5”легә биреп, бу көннәрдә ул үзе сайлаган темасы буенча
диплом эше язу белән мәшгуль. Кулына белгечлек таныклыгы алгач, Гөлназ Альберт
кызы туган авылына – Яркәү районы, Кызылъяр мәктәбенә туган тел дәресләрен
укытырга кайтырга җыена. Дәүләт практикасын да ул анда югары дәрәҗәдә үтте.
Яшьлегенең иң кызыклы мизгеле дип санаган әлеге көннәрне искә төшереп яшь
белгеч: "Үземә белем биргән укытучыларым янына кайтып эшләү – бик катлаулы
имтихан бирү кебек тоелды. Аларның ышанычларын җуймас өчен бар ихтыяр көчемне,
белемемне бер йодрыкка тупларга туры килде. Һәм тырышлыгым бушка булмады –
укучылар белән бик тиз уртак тел таптым, ә укытучыларым ярдәм кулы сузып кына
тордылар. Күпме белем, тәҗрибә тупладым – шуның өчен остазларыма мин бик
рәхмәтлемен”, - дип сөйләде. Гөлназ кече чактан спорт белән шөгыльләнә,
волейбол уйный, кышын чаңгыда шуарга ярата. Саф күңелле кыз тормышта үз урынын
табып, гомерен заяга уздырмау һәм үзен кемгәдер бик кирәкле итеп тоеп яшәү
турында хыяллана. Шулай ук Гөлназны 300 елдан артык гөрләп яшәп килгән Кызылъяр
авылының тарихы өйрәнелмәгәне һәм татар балаларының туган телебезне белмәүләре,
сөйләшергә, үзләштерергә теләмәүләре бик борчый. "Тукай теленең бар матурлыгын
тәрҗемә аша белү - күңелгә ләззәт, рухи байлык бирми”, - ди булачак туган тел
укытучысы. Шуңа да өлкәдәге югары уку йортларындагы татар бүлекләренә укырга
керергә теләүче абитуриент булмавын бик аянычлы хәл дип саный ул.
Р.КАНГАЗИНА.
|