Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

БЕР ҖАННЫҢ ИКЕ ЯРТЫСЫ

Аллаһы Тәгалә бөтен дөньядагы әйберне парлап барлыкка китергән. Шулай ук һәрбер кешенең бу дөньяда үз пары бар. Зилә белән Мөхәммәт Назыровлар бер җанның ике яртысы, дип уйлыйм мин. Чыннан да, алар кыяфәтләре белән дә, эчке табигатьләре белән дә бер-берсенә бик килешеп торалар. Икесе дә яшь медицина хезмәткәрләре. Зилә медицина колледжын тәмамлап, Төмәннең өченче бала тудыру йортында акушерка булып эшли, ә Мөхәммәт медицина академиясендә укыган һәм хәзерге вакытта «Ашыгыч ярдәм»дә врач вазифасын башкара.

Зилә белән Мөхәммәт бер ел элек таныштылар, шул вакытта инде алар икесе дә мөселман динен тота башлаганнар. Шуның өчен аларның аралашулары да Ислам шартлары буенча үткән, бер айдан соң инде яшь егет әнисе белән Зиләнең өенә танышырга һәм кул сорарга барган. Ә инде 12 июнь көнне кызның өендә матур итеп никах туе үтте. Шул көндә дөньяга тагын бер мөселман гаиләсе туды. Алар бер-берсен тыңлап, бер-берсенә таяныч булып яшиләр.  Ә якын киләчәктә, Алла боерса,  бу гаиләне әти-әни бәхете көтә.

Мин Зилә белән бик дус, бергә мәктәптә укыдык. Ул мине һәрчак үзенең сабырлыгы, гадилеге белән сокландырды. Аларның Мөхәммәт белән бер-берсен табуына бик куанам. Аларга мөселман гаилә бәхетен күрергә, балаларын исән-сау үстерергә  насыйп булсын.

Э. ИСКУЖИНА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Fuckir72 (28.02.2010)
Просмотров: 574 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz