Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

АЙ СЫЙФАТЛЫ ЕГЕТ

Мин аның җырлаганын быел  "Татар егете” конкурсы уздырган кастингта ишетеп, тавышына сокланган идем.  Финалга узмаганын белгәч, күңелдә авыр тәэсир дә калган иде. Икенчегә аны шәһәр мәдәният үзәге оештырган "Яшьләр язы” фестивалендә очраттым. Аның чыгышын тамашачы алкышларга күмде, шулай ул хаклы рәвештә 1 нче урынга чыкты. Айдар Төмән районы, Муллаш авылында яши, аңа 21 яшь. Күптән түгел ул армия сафында хезмәт итеп кайткан, әле вакытлыча Төмән ЖБИ–5 оешмасында каравылчы булып эшли. Ә өйрәнгән һөнәре аның – пешекче-кондитер, хәзергә ул җайлырак  эш урыны эзли. Айдар кече чактан җырлый, музыка мәктәбендә аны Төмәннән килеп укыткан Лилия Азатовна Сысоева гармунда уйнарга өйрәткән. Ул "Таң йолдызы” өлкә конкурсында катнашып призлы урыннар алган. Әмма авыл сәхнәсенә чыгып җырларга мәктәпне тәмамлагач кына кыюлыгы җиткән. Бәлки, Нурия апасы Юсупова кебек тынгысыз җан, һәр яктан ярдәм итеп торган кеше булмаса, ул бу шөгылен күптән ташлаган да булыр иде. Буш вакытларында Айдар футбол, волейбол уйнарга йөри. Күп вакытын йорт эшләренә, спортка биргәнгәдер, күңеленә ошаган кызны да тапмаган. Ә аңа инсафлы, акыллы, сабыр холыклы кызлар ошый икән.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (18.05.2012)
Просмотров: 638 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz