Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

25 январь - студент көне

1755 елның 25 январь көнне императрица Елизавета Петровна "Мәскәүдә Университет һәм ике гимназия ачу Указына” кул куйган. Шуннан соң 25 январь официаль университет һәм студент көне дип санала. Хәзерге вакытта да Россия студентлары, концертлар куеп, төрле конкурслар ясап, үз бәйрәмнәрен гөрләтеп үткәрәләр. Чөнки студент тормышы –иң күңелле чак, дип әйтергә мөмкин. Һәрбер кешегә бу вакытлар төрле яклары белән истә кала.

Максим Сагидуллин (элекке студент): "Студент чакларым беренче тапкыр группа белән очрашу һәм танышу вакытындагы якты мизгелләр белән истә калды. Беренче курсларның дебют концерты бик кызыклы булды. Гомумән алганда, бөтен студент тормышым күңелле үтте, чөнки безнең группабыз бик дус иде, бер-беребезгә авылларга кунакка барып йөри идек”.

Айгөл Абдуллина (элекке студент): "Мин студент чагымның иң кызыклы өлеше итеп беренче уку көннәрендәге мизгелләрне әйтер идем. Чөнки шул көннәрдән яңа тормыш башлануы тоела, яңа кешеләр белән аралашасың. Безнең группабыз беренче көннәрдән үк дуслашып китте. Без бик еш бергә җыелып, кемгәдер кунакка бардык. Күңелле яшәдек”.

Альберт Шәрипов (хәзерге студент): "Ә мин параларга йөрергә яратам, чөнки безнең факультетта акыллы һәм бай рухлы, алдынгы карашлы укытучылар эшли. Алар белән төрле темаларга дискуссияләр алып барырга була. Ләкин факультетның иҗат тормышында катнашмасам, студент чагым шул хәтле кызыклы булмас иде”.

Э. Искужина.

Категория: Яшьлек | Добавил: Gladiolus (21.01.2010)
Просмотров: 1510 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz