Зарина
Хәбибова Төмән районы, Ямбай мәктәбенең 5”а” классында
укый. Без аның белән мәдәният йортында очраштык. Ул анда музыкаль түгәрәккә
йөри. Җитәкчесе – Гөлзифа Нигъмәтулла кызы Нигъмәтуллина аның турында болай дип
сөйләде:
-
Зарина бик матур җырлый, төрле чараларда актив катнаша. Кызның репертуарында "
Хорошие друзья”, ”Саксофон”дигән җырлар бар. Киләчәге өметле, үзе бик тырыш.
2008 елдан бирле җырлыйм. Мәктәптә "4” һәм ”5” билгеләренә генә
укыйм. Иң яраткан фәнем – математика. Укытучыбыз - Әлфия Рәшит кызы Юсупова. Ул
безнең класс җитәкчебез дә.
Минем 20 яшьлек апам бар, аны мин бик яратам. Әниемнең исеме –
Татьяна. Ул Төмәндә фанера заводында эшли. Өйдә әниемә булышам, ул минем иң
кадерле кешем, - дип Зарина үзе белән таныштырды.
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
|