Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яңарышның 20 еллык юбилеена » Яңарышның 20 еллык юбилеена

ТУБЫЛ ҺӘМ ЯРКӘҮ РАЙОННАРЫНДА

Өлкә татар мәдәният көннәрендә "Чишмә” ансамбле Тубыл, Яркәү районнарындагы татар авылларына барып концертлар куйдылар. Беренче тукталыш Ләчек авылында булды. Чиста, җылы клубка халык күп җыелды. Җыр-моңга сагынган ләчеклеләр каршында өлкәдә моңлы тавышлары белән билгеле булган Җәмилә Рәхимова белән Наҗия Хәкимова, оста гармунчылар: кеше-оркестр Әбүзәр Миннебаев һәм Тимергали Мирасов чыгыш ясадылар. Бер ярым сәгать барган концерт ахырына якынлашкач, тамашачылар һәрбер җырчыны көчле алкышлар белән кабат сәхнәгә чакырып җырлаттылар. Шундый күңелле мизгелләр бүләк иткәннәре өчен Нәсимә Мәлик кызы Алиева өлкә кунакларына авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтте. Аннары, Ә.Миннебаев гармунда бию көйләрен сыздыргач, тамашачылар түгәрәккә төшеп, төйдереп биеп, бәйрәмне дәвам иттерделәр. Икенче көнне шофер Илдус Октябрист улы Кәбиров артистларны ГАЗель машинасына утыртып күршедәге Күкрәнде авылына алып китте. Халык белән очрашып, татар моңы, милли горурлык хисләре бүләк иткәннән соң, җырчыларыбыз Арткы авылга юл алдылар. Байкалово һәм Арткы авыл мәдәният йортлары җитәкчеләре Юрий Филиппович Зевакин белән Асия Салих кызы Сиаутдинова зур әзерлек, күтәренке күңел белән каршы алдылар. Бина тамашачылар белән тулы иде. Бирегә халыкны авыл депутаты Гөлфара  Хатыйп кызы Юмашева автобус белән күршедәге Алга, Байкалово, Ахманай авылларыннан да китерткән. Тамашачылар бик актив булдылар, артистларыбызның һәр чыгышларын алкышларга күмеп, алар белән бергә җырлап утырдылар, моңлы-сагышлы җырлар башкарылганда, елаучылары да табылды. Кунакларыбызга халыкның изге теләкләрен, бу көннәрдә үзенең 10 еллык юбилеен бәйрәм итүче "Туган тел” ансамбленең иң олы яшьтәге җырчысы Шамил Сәйфетдин улы Сиаутдинов җиткерде. 5 нче март көнне өлкә кунаклары Яркәү авылында оештырылган район "Таң йолдызы” балалар конкурсында катнаштылар.


Биредә авыллардан килгән укучылар үзләренең җыр-бию, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләгән арада район милли-мәдәни автономиясе рәисе Гөлниса Адый кызы Фәхретдинова (өстәге рәсемдә) тыл ветераннары Лидия Хәлитова, Абит Аппасов, Гөлзаһирә Төхфәтуллина, Ханнига Тимербаевага медальләр тапшырды. Жюри рәисе Т.Мирасов әйтүе буенча, өлкәдә үтәчәк гала-концертта Яркәү районыннан Сорокино мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Эрик Абдуллин гына катнашачак. Шул көнне кичен "Чишмә” ансамбле Яңа Кәешкүл авылына барып зур концерт куйды. Т.Мирасов белән Җ.Рәхимованың чыгышлары, Н.Хәкимованың үтә эмоциональ рәвештә җырлавы, Ә.Миннебаевның оста итеп төрле зурлыктагы гармуннарда һәм дә сорнай, кубыз, курайда борын белән башкарган көйләре, халыкның күңеленә бәлзәм булып ягылды. Чарага ямь өстәп "Яңарыш” хезмәткәрләре газетаның 20 еллык юбилее уңае белән залда утырган укучыларына иң изге теләкләрен юллап, актив хәбәрчеләренә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар. Яңакәешкүллеләр дә кунакларга рәхмәтләр әйтеп, киләчәктә тагын күрешергә язсын дигән өметләр баглап озатып калдылар.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Яңарышның 20 еллык юбилеена | Добавил: Zul4itai (11.03.2010)
Просмотров: 593 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz