"Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре, "Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе
әгъзалары газетаның сентябрь аенда булачак 20 еллык юбилеена ел башыннан ук
әзерләнә башлады. Иң элек без, укучыларыбызга билгеле булганча, сазъякларга юл
алдык, аларны үзебез, эшебез, яшьләребез белән таныштырганнан соң, өлкә
мәдәният көннәре кысасында Тубыл, Вагай, Яркәү, Түбән Тәүде, Исәт районнары
авылларында үткән бәйге-концертлар вакытында актив хәбәрчеләребезгә Рәхмәт
хатлары белән тыйнак кына истәлек бүләкләрен тапшырып киттек.

Чираттагы очрашулар Казанда булды. Россия төбәкләреннән чакырылган
татар дөньясының лаеклы хатын-кызлары "Казан” милли-мәдәни үзәгенең күргәзмәләр
залында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән
очраштылар, ул аларга бүгенге көн бурычлары, Татарстанның чит төбәкләрдәге
милләттәшләргә мөнәсәбәте турында сөйләде.
Аннан соң, "Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзасы Хәнисә ханым
Алишина белән күренекле якташыбыз, шагыйрь Шәүкәт Гаделша фатирында күчмә
утырыш үткәрдек. Мин уңышларыбыз, бу елга планнар белән таныштырып үттем,
юбилейга әзерлек барышын сөйләдем һәм редакция исеменнән Рәхмәт хатын,
истәлекле сувенир бүләк иттем. Хәнисә апа өлкә яңалыклары турында мәгълүмат
бирде.
Шәүкәт абый быелгы авыр елда да финанс һәм мораль яктан булышуын
туктатмый, гел ярдәм кулын сузарга тора. Баласы Ясир белән вокзалда каршы алып,
тыныч, җылы гаилә атмосферасында сөйләшеп утырырга да бик теләп риза булды.
Алар хатыны Наилә ханым белән тормышка куанып, балаларының уңышларына сокланып
матур итеп яшиләр. Кызлары Мәдинә биология фәннәре кандидатлыгына
диссертациясен яхшы билгегә яклаган, ә Ясир әтисе сукмагыннан киткән – тиздән
югары уку йортын тәмамлап, белемле энергетик булачак. Без аларга барысы өчен дә
бик рәхмәтле.
Очрашулар дәвам итә, киләсе тукталыш Муллашта булды.
А.СӘГЫЙТОВА.
|