Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яңарышның 20 еллык юбилеена » Яңарышның 20 еллык юбилеена

МИТИНГТА


Газетабызның беренче редакторы Азат Сәгыйтовның кабере янына кулларына чәчәкләр тоткан милләттәшләребез җыелдылар. Остазыбызның арабыздан китүенә 5 ел вакыт үткән, әмма аңа карата булган чын хөрмәт, башкарган хезмәте белән соклану, горурлану халык күңелендә саф килеш сакланган. Әче югалту сагышы, юксыну хисләре һәрберсенең йөзендә чагылды. Митингны Азат абыйның якын дусты - Әхтәм Хәмит улы Каюмов алып барды. Ул чыгышында "Яңарыш” газетасы мөхәрирре белән татар тормышын яхшырту, телебез, мәдәниятебезне үстерүдә кулга-кул тотынып эшләгән елларны, А.Сәгыйтовның татарлыгыбызны, бердәнбер туган телендә басылган газетаны саклап калуда, вакытын, сәламәтлеген җәлләми көне-төне янып-көеп эшләвен искә алды һәм сүзне кунакларга тапшырды. Шагыйрь З.Акбүләков көчле тавышы белән Азат Гыйззәт улына багышлаган яңа шигырен укып ишеттерде. Чыгыш ясаучылар арасында тормыш авырлыкларына һәм илебездә барган төрле политик үзгәрешләргә карамыйча газетаның чын дуслары булып кала алган хәбәрчеләребез: Н.Галеев, З.Низамов, Ф.Утяшева, Х.Гаитова, Ф.Бакиева, Ф.Гатауллина, Н.Нәбиуллина, И.Исхаков, Ф.Вабиева да бар иде. Алар ялкынлы чыгышларында беренче мөхәррир һәм дә "Яңарыш”ның өлкәбездәге татар халкын иҗтимагый тормышка, социаль-мәдәни үсешкә туплауда, халкыбызны рухи фәкыйрьлектән арындыруда, туган телебезне саклап калуда, милләттәшләребездә үз милләте белән горурлану хисе уятуда башкарган рольләрен барлап үттеләр. "Ярковские известия” район газетасының баш мөхәррире Сәгыйть Абдуллин "Яңарыш”ның бүгенге көндә баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова җитәкчелегендә ирешкән югары уңышлары турында горурланып әйтте, киләчәктә уңышлар теләде. Аның сүзенә Пойково поселогыннан килгән шагыйрә Фәния Харисова, Татарстанның Яр Чаллы шәһәре кунагы Фәйрүзә Шәрипова да кушылып, газетаның әһәмияте турында бик җылы, изге теләкләр юлладылар. Аннары Җыелган халык истәлеккә фотога төшеп, Ямбай авылы мәдәният йортына юл алды.

Р.КАНГАЗИНА.

 

Категория: Яңарышның 20 еллык юбилеена | Добавил: Zul4itai (27.09.2010)
Просмотров: 633 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz