Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яңарышның 20 еллык юбилеена » Яңарышның 20 еллык юбилеена

ЛАЕМТАМАКТА УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ЯНЫНДА

Юл ерак булуга карамастан, кунаклар авылга күтәренке рухта килеп җиттеләр. Себер табигатенең матурлыгын, ап-ак карлы урамнарын, ачык йөзле халкын күреп сокландык (читтән килүчеләр генә тиешенчә  аны  бәяли аладыр).

Беренче тукталышыбыз – авыл хакимияте. Монда безне баш белгеч Гүзәл Рәфыйк кызы Нигъмәтуллина каршы алды. Аның белән мәктәп ашханәсендә эссе чәйләр, милли ризыклар белән сыйлангач, мәктәп тормышы белән таныштык. Шигырьләр конкурсын үткәрүче, татар теле џђм әдәбияты укытучысы Роза апа Ишкулованың укучылары М.Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр. Укытучы апаларының өстәлендә "Яңарыш”ны күреп без шатландык. Мәктәп укучылары "Шигърият”, "Балалар” сәхифәләрен яратып укыйлар икән. Шигырьләрне сәнгатьле укып, бәйгеләрдә беренче урыннарны алганнар. Милли җанлы укытучылар булганда, укучыларның киләчәге өметле булганын күрдек.

Мәктәп завучы А.М.Акбердеева: "Безнең укучылар туган телләрендә шатырдатып, рус сүзлђрен кушмыйча сөйләшәләр. Үткән ел мәктәпне тәмамлаучы укучыларыбыз барысы да югары уку йортларында укыйлар. Бер генә укучыбыз училищеда укуын дәвам итә. Авылыбызда милли рухлы, тырыш, хезмәт сөючән  халык яши. Эшләгән кеше бөтен нәрсәне булдыра. Өлкђн яшьтәге авылдашларыбыз да хайван асрый. Балыкчыларыбыз да, эш юк, дип утырмыйлар. Себер табигате бай, урманнарда җәен нинди генә җиләк-җимеш үсми, ялкауланма гына”, – дип сөйләде.

Лаемтамак авылында яшәүче милләттәшләребез  белән мәчеттә, авыл клубында очраштык. Монда олысы, кечесе  җыелган иде. ”Яңарыш” газетасы редакторы А.М.Сђгыйтова күп еллар газета белән тыгыз элемтәдә яшәүче, Лаемтамак авылыннан хәбәрләр, яңалыклар җибәреп торучы якташларыбызга рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.”Яңарыш”та  эшләүче корреспондентлар белән таныштырды. Рәүфә Кангазина, Наилә Сафиуллина, Диләфрүз Фђхретдиновалар беренче редактор А.Г.Сђгыйтовны җылы сүзләр белән искә алдылар.

Х.Ч.Алишина үзенең чыгышында сазъяк авылларыннан чыккан күренекле шәхесләребез – Ф.А.Урманче,шагыйрә Галия Абайдуллина, себер сандугачыбыз Зәкинә Арангуловалар турында сөйләде. Себер татар халкының йөзек кашы булган, мәгърифәтче, милләтпәрвәр галимәнең чыгышын һәркем  зур әһәмият белән тыңлады. Төмән дәүләт университетында укучы студентларның киләчәктә перспективалары, өлкәбездә яшәүче милләттәшләребез өчен "Яңарыш” газетасының  мөһимлегенә игътибар бирде. Төмән өлкә Конгрессы исеменнән Фәрит Корманов тылда хезмәт иткән, сугыш ветераннарының гаиләләренә бүләкләр тапшырды. Ул яшьләр төркеме белән авылларда татар мәдәниятен торгызу буенча күп эшләр алып бара. Лаемтамак авылы клубында Фәрит башкарган җырлар тамашачылар күңеленә хуш килде. Талантлы яшь җитәкчене, җырчыны алкышлар белән каршы алдылар, озаттылар.

Зыятдин Низамов Бөек Ќиңүнең 65 еллыгы  уңаеннан, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүче якташларыбызга дипломнар һәм үзе иҗат иткән китапларын тапшырды. Лаемтамак  авылында шагыйрь Заһид Акбүләковның шигырьләрен яратып укыганнарын күзәттек. Шагыйрьнең чыгышын авыл халкы түземсезлек белән көтеп алды, шигырь яратучы милләттәшләребез фикерләре белән  уртаклаштылар.

Очрашу шатлыклы вакыйга уңаеннан оештырылуы сәбәпле, проблемалар читтәрәк калса да, лаеклы ялда булган љлкђн яшьтәге әби-бабайлар белән танышып өлгердек. Бүген Лаемтамак авылында сугыш ветераннары юк икән. Авылда 112 лаеклы ялда булган олы яшьтәге милләттәшләребез яши, 46сы – хезмәт, 16сы тыл ветераны, 3 сугыш ветераннарының ялгыз калган тормыш иптәшләре яши.

Очрашуга килгән иң олы яшьтәге якташларыбыз арасында Хәтифә апа Мђмђтгалиева, Рәхилә апа Кучумова да бар иде. Алар "Яңарыш” газетасына: "Безнең яшькә чыгыгыз. Яшьләр күбрәк укысын. Ерак юлны якын итеп килгәнегез өчен зур рәхмәтләр сезгә”, – дип теләкләр теләделәр. "Яңарыш”лылар очрашуны оештыруда ярдәм иткән, җылы каршы алган Лаемтамак авыл хакимиятенә, мәктәп коллективына, СПК «Ембаевский» директоры Б.Х.Хәйруллинга, өлкә татар Конгрессына зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Р.УМИТБАЕВА.

 

Категория: Яңарышның 20 еллык юбилеена | Добавил: Fuckir72 (06.03.2010)
Просмотров: 580 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz