"Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова профессор Хәнисә
Алишина җитәкчелегендә газетаның 20 еллык юбилеена багышланган чара бу юлы
танылган якташыбыз, "Дан” орденының тулы кавалеры, күренекле укытучы Хәбибулла
Хәйрулла улы Якинның туган ягы - Төмән районы, Муллаш авылында үтте.
Кунакларны авыл хакимияте башлыгы Дамир Миннеган улы Назметдинов,
мәктәп директоры Гөлчәрә Такыйулла кызы Назметдинова, мәдәният йорты җитәкчесе
Нурания Әбдрауп кызы Кармушева зур әзерлек, җылы караш, ачык йөз белән каршы
алып, эшләр өчен бөтен уңайлыклар булдырдылар. Чарада Казан шәһәреннән Төмән
университеты татар бүлеге студентларыннан чыгарылыш имтихан алырга дип махсус
килгән Казан университеты профессоры Хатыйп Йосыф улы Миннегуловның катнашуы
бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Укытучылар төгәл төзелгән программа буенча кунакларны мәктәп тормышы
белән таныштырдылар: укучылар татар телебезнең әһәмияте, роле турында сәнгатьле
итеп шигырьләр ятладылар, Г.Т.Назметдинова
укучыларның соңгы елларда ирешкән уңышлары, укытучыларның фидакарь
хезмәтләре турында сөйләде. Кунаклар каршында кадет классы укучылары хәрби
хезмәткә әзерлекләрен күрсәттеләр. Татар теле укытучысы, РФ атказанган
укытучысы Фәнисә Мәкъсүд кызы Зиннәтуллина мәктәп музее белән таныштырып, чыгышын
төрле кызыклы тарихи вакыйгалар белән тулыландырды. Аннары кунаклар махсус
бәйрәмчә бизәлгән авыл мәдәнияте йортына юл тоттылар, биредә аларны "Яңарыш”ның
алыштыргысыз укучылары көтә иде. Зур җаваплылык белән әзерләнгән чараны
мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нурия Әбуталип кызы Юсупова ачты. Ул
авылдашларын шатлыклы бәйрәм кичәсе белән котлап, сүзне яңарышлыларга тапшырды.
Баш мөхәррир Алсу Сәгыйтова очрашуның максатын аңлатып, халыкны газета
хезмәткәрләре белән таныштырды. Аннары газетага озак еллар мәкаләләр язып
торучы хәбәрчеләр – Мәрьям Зөлбохарова белән Фәнисә Зиннәтуллинага Рәхмәт
хатлары, бүләкләр тапшырды, киләчәктә дә аралашып, киңәшеп яшәрбез, дигән
өметен белдерде. Аннары халыкка "Яңарыш”ның тарихын чагылдырган видеофильм
карарга тәкъдим ителде. Чараның икенче өлешен җирле шагыйрь З.Акбүләков
Х.Х.Якинга багышланган шигыре белән башлады. Радиоспорт буенча дөнья чемпионы
З.Низамов Муллаш авылында милләтебез өчен армый-талмый эшләгән шәхесләрне
Советлар Союзы Геройлары - Федюнинский һәм Федоров исемендәге дипломнар белән
бүләкләде. Профессор Х.Ч.Алишина тамашачыларны коллегасы Х.Й.Миннегулов белән
таныштырды, Д.М.Назметдинов, Г.Т.Назметдинова, А.М.Сәгыйтовага Төмән дәүләт
университетының филология факультеты исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Халык
Хатыйп Йосыф улының чыгышын көтеп алып, зур әһәмият белән тыңлады - аларны
соңгы көннәрдә Казан шәһәрендә барган яңалыклар да кызыксындырды. Һәр чыгыш
ясаучы мәктәпкә, китапханәгә үзләренең китапларын бүләк иттеләр. Аннары
тамашачылар авыл мәдәнияте хезмәткәрләре һәм Төмәннән килгән "Яшь буын” яшьләр
оешмасы тарафыннан оештырылган концертны карадылар. Алар җырчылар Айдар Садыков,
Эльмир Фастулин, Руфилә Хисаметдинова,
Нурия Юсупова, Фәрит Корманов, биюче кыз Диана Назметдинованың
чыгышларын алкышларга күмделәр. Үз чиратында Алсу Сәгыйтова залга мөрәҗәгать
итеп: ”Муллашлыларның кунакчыллыклары турында ишетеп белә идек, ә бүген без
моны үзебез күреп инандык”,- дип, халыкка саф күңеленнән чыккан олы
рәхмәтен белдерде.
Р.КАНГАЗИНА.
|