Азия өлеше мөселман дини
идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты
тырышлыгы белән Төмән шәһәренең Авторемонтная урамында урнашкан 4 нче колониядә
Гашура көненә багышланган чара оештырылды. Бирегә җәза срокларын үтүче
мөселманнарның туганнары да чакырылган иде. Өлкә казыяты казые Фатыйх хәзрәт
Гарифуллин Гашура бәйрәменең бөеклеге, нинди мөһим вакыйгалар белән бәйле булуы
турында вәгазь сөйләп, колониядәгеләргә ислам кануннары буенча яшәп, башкаларга
үрнәк булырга һәм киләчәктә Россия законын бозмыйча яшәргә насыйп булсын дигән
теләкләр юллады. Аннары бәйрәм белән аларны колония начальнигының урынбасары
полковник Олег Румянцев, колониядәге мөселманнар оешмасы җитәкчесе Рифкат
Кәримов котладылар. Чыгышында Р.Кәримов мәчет төзү өчен колония җитәкчеләре
белән килешмә төзелгәне һәм мәчеткә "Тәүбә” исеме биреләчәген белдерде.
Р.КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: Сулдан уңга Р.Кәримов, Ф.Гарифуллин,
О.Румянцев.
|