23-24 нче апрель көннәрендә Россиянең
Азия өлеше мөселманнары дини идарәсенең Төмән казыяты мәчетендә мөселман дини
тауарлары ярминкәсе үтте. Бу гадәттән тыш акцияне Казыят идарәсенең
хатын-кызлар комитеты оештырды. Ярминкәдә дини әйберләр сатучылар Ливиядән,
Сүриядән, Төркиядән алып килгән тауарларын тәкъдим иттеләр. Килгән кунакларга
матур күлмәкләр, итәкләр, туникалар һәм шунда ук әнис (тмин), бөтнек, лавр
майларын, төрле файдалы үләннәр, чәчәкләр нигезендә ясалган натураль кремнар,
сабыннар, шампуньнар сайларга мөмкин иде. Бу чара бик тә кызыклы, дусларча
мөгамәләдә үтте. Ярминкәнең төп максаты - бер үк вакытта, урында бөтен мөселман
әйберләр сатучыларны җыю, чөнки яшьләрнең күбесе дини кибетләр турында, аларның
адресларын белмиләр иде. Шундый чараның
шәһәрдә яшәүче мөселман халкына кирәклеге аңлашылды һәм катнашучылар соравы
буенча мөселман ярминкәсенең ишекләре елның һәр кварталында ачылыр, Аллаһы
Тәгалә насыйп итсә.
Э.Искужина.
|