ХАҖ
ТОРМЫШЫГЫЗНЫ АСЫЛДАН ҮЗГӘРТӘ АЛА
Рамазан ае тәмам булганнан соң, гает бәйрәмнәре дә
узып китте. Мөселманнар берара тынып калгандай, дөнья мәшәкатьләренә чумдылар.
Тиздән ноябрь аенда киләчәк нигъмәтле Корбан аена әзерлекне башлап җибәрү дә
артык булмас. Шуның өчен беренче чиратта хаҗ турында искә төшереп китик.
Гомерендә бер тапкыр хаҗ кылу – мөмкинлеге булган һәр мөселманның бурычы. Һәр
мөселманның фани дөньяда һәм ахирәттәге тормышында Исламның бишенче баганасы
зур әһәмияткә ия. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәләм әйткән:
"Кабул кылынган Хаҗ өчен бүләк - бары җәннәт”. Хаҗ кылыгыз, чыннан да, Хаҗ
гөнаһларны су пычракны югандай юып төшерә”. Өстәвенә, гөнаһлардан хаҗи гына
түгел, ул кем өчен сораса, шулар да арына. Иң мөһиме – ният итү, шул чагында
могҗизалы төстә акчалары да табыла, башка киртәләре дә җимерелә. Пәйгамбәребез
Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәлам әйткән: "Хаҗ кылырга ашыгыгыз: чөнки
чынлыкта сезнең берегез дә үзенә нәрсә булачагын белми”. Пәйгамбәребез болай
дигән: «Хаҗны дөрес, бөтен шартларын китереп кылган кеше өенә, гаиләсе янына
яңа туган бала кебек гөнаһларыннан чистарынып кайтачак. Мәдинә мәчетендә
укылган бер намаз 1000гә торачак».
Хаҗ
кылуның үз таләпләре бар. Мәсәлән, кеше ихрам киеменнән чыкса яки вакытыннан
алда чәчен алса изге эше бозылырга мөмкин.Ихрамда булганда исле сабын белән дә
юынырга ярамый. Аллаһы Тәгалә: "Хаҗ кылганда буш сүз әйтеп, кем беләндер
бәхәсләшсәң, тарткалашсаң, хаҗың хаҗ булмаска мөмкин”, - ди. Хаҗ иманны
арттыра. Анда барып кайткан кеше тормышын хәерлегә үзгәртергә, башкалар өчен
үрнәк булырга бурычлы. Халык арасында һава җитмичә вафат булучылар очрый. Әгәр
мәрхүм Аллаһы Тәгалә каршында хәерле юлдан атлаган икән, әлбәттә, ул җәннәткә
эләгә. Хаҗга шулай ук үлем нияте белән барырга ярамый. Кешедә хыял булырга
тиеш. Хыял булдымы, берникадәр вакыттан соң аның гамәле дә үтәләчәк. Чөнки кеше
нәрсә турында хыялланса, шуңа омтыла.
Н.САФИУЛЛИНА.
|