Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Иман » Иман

КҮРШЕ ӨЛКӘДӘ ЯҢА МӘЧЕТ АЧЫЛДЫ


Бу көннәрдә редакциягә Вагай районы, Рәнчек авылында туып үскән, хәзерге көндә Төмәндә яшәүче милләттәшебез Юма Алимбай улы Алимбаев килде. Ул 10 июль көнне Омск өлкәсе, Усть-Ишим районы, Ильчибага авылында мәчет ачылу тантанасында катнашкан.

 - Төмәннән өлкә мөселман казыят идарәсе җитәкчесе Фатыйх хәзрәт Гарифуллин һәм Сабанак мәчете имамы Рәхимҗан хәзрәт Бохардинов килергә тиешләр иде, һава торышы бозылуы аркасында (яңгыр явып юл юылды) мөмкинлекләре булмады.

Мәчет авыл халкы көче белән агачтан салынды. Әүвәлгесе ишелгән, аннары мәчет вазифасын бер иске йорт үтәгән. Хәзер менә яңа иман йорты үзенең ишеген ачты. Халык күп иде. Район хакимияте башлыгы урынбасары котлап чыгыш ясады. Мәчет ачылуы алдыннан өч сәгать концерт карадык. Егерме елдан артык эшләп килүче "Умырзая” Омск халык татар-башкорт фольклор ансамбле артистлары якташларын чын күңелдән ял иттерделәр. Алар өчен автобусны "Енисей” корпорациясе президенты Тамир Алимбаев  фирмасыннан бирде. Тантанадан соң халыкны мул табын ашы көтте. Бәйрәм уңаеннан бер ат, сарыклар суелды. Авылдашлар спонсорларга, артистларга, мәчет төзүдә өлеш кертүчеләрнең һәрберсенә  рәхмәтләрен белдерделәр, - дип Юма Алимбай улы сөйләде.

Ул үзе дә башта мәчеткә 5 мең акча, ә тантанада ковер һәм картина бүләк иткән. 

Ильчибага авылы халкы мәчетле булды.  Ул һичкайчан буш тормасын. Яше–картына шатланышып намазга йөрергә, вәгазьләр тыңларга, дини бәйрәмнәрне үткәрергә насыйп итсен.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.

Категория: Иман | Добавил: Zul4itai (22.08.2011)
Просмотров: 557 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz