Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Иман » Иман

ЯЛУТОР МӘЧЕТЕНДӘ МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ


Мәүлид бәйрәмен зурлап үткәрер өчен Ялутор шәһәре мәчетенә райондагы татар авылларыннан дин юлында йөрүче милләттәшләребез җыелдылар. Төшке намаз, Мәүлид Пәйгамбәрне искә алып Коръән укылды, мәчет имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов, аннары Төмән шәһәреннән килгән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин вәгазь сөйләделәр. Мөселманнарыбызның изге эшләренә фатыйха биреп Мәскәүдән Россиянең Азия өлеше мөселман идарәсе мөфтие, шәех Нәфигулла хәзрәт Аширов шалтыратты, ул халыкны бәйрәм белән котлап, теләкләрен җиткерде. Аннары Раил хәзрәт кунакларны сый тулы өстәлләргә чакырды, ашап алгач, дога укылды, очрашудан зур канәгатьлек кичергән халык оештыручыларга чын күңелдән рәхмәтләрен белдерде.

Шул арада без Раил хәзрәт белән аралашып, Мәүлид бәйрәмен зурлап үткәрергә ярамый, дигән бәхәсләргә карата фикерен белештек. Ул: "Әйе, кайберәүләр:"Сез Пәйгамбәр Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләмне Аллаһы Тәгаләдән зур күрәсез”, - дип гаеп табалар. Без "Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәт кыла торган зат юк. Мөхәммәт аның илчесе” дигән сүзнең мәгънәсен яхшы аңлап, аны Аллаһы Тәгаләдән бөек күтәрмибез. Аллаһы Тәгалә аны зурлаган, яраткан, Коръәндә, Пәйгамбәрләргә салават әйтең, дип язылган, әгәр без барыбыз да җыелып мәҗлесләрдә салават, тәкъбир әйтеп, Коръән укып, Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык сорап, Пәйгамбәребезнең туган көнен олылап үткәрәбез икән, Аллаһы Тәгалә безнең үзебезне дә олылар. Шуңа күрә моның бер начар ягы  да юк, киләчәктә дә шулай Мәүлид бәйрәмен үткәреп торырбыз дип уйлыйм,” – дип сөйләде.  

Р.КАНГАЗИНА.


 

Категория: Иман | Добавил: Zul4itai (05.04.2010)
Просмотров: 837 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz