Ислам динендә изгеләр, изгелек, савап һәм саваплы эш дигән
төшенчәләр бар. Нәрсә ул изгеләр? Алар борынгы бабаларыбыз, җирле халыкка, дин
сабаклары бирүчеләр һәм үзләренең һәр гамәлләрендә бары тик кешегә яхшылык
эшләү, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу белән яшәгәннәр. Алар җирләнгән
каберлекләрне халык "астаналар” дип йөртә һәм шул урыннар аерым бер нәсел
тарафыннан буыннан-буынга күчеп каралып килә. Нәрсә ул савап? Савап ул – кеше
күңелендәге яхшылык, ниндидер изге эшләр эшләү.
Бүгенге язмабызда изгелек юлында, саваплы эшләр эшләп йөрүче
Хөчәтулла бабай белән танышып китәбез. Алдан мәгълүм булганча, бабайның 85
яшьлек юбилее якынлаша, карчыгы Мөдакирә әби белән 64 ел бергә гомер кичергән
алар.
Хөчәтулла Хәлиулла улы Айнуллин 1925 елда Төмән шәһәренең Яңавылында туып-үсә һәм бүгенге көнгә
кадәр туган шәһәрендә гомер кичерә. Шул заманаларда Ямбай авылы шәһәрдән ерак
булып саналган һәм анда атлар белән йөргәннәр. Хөчәтулла бабайны бәби чагында,
кыш көне ат чанасында әти-әниләре Ямбайга алып барганда, сабыйның төргәктән
чыгып калган бер кулы бик каты өшегән һәм ул бармакларсыз кала. Еллар үтә,
сугыш алдыннан 16 яшьлек егет сарык тире-мех фабрикасында эшләп йөри. Илдә
дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана. Хөчәтулла бабайның кулында бармаклары
булмау сәбәпле, аны военкоматтан хәрбиләштерелгән судно төзү (судостроительный)
заводына күчерәләр. Алар анда 12 шәр сәгать эшләп, фронтка катерлар һәм
снарядлар (өлешчә) ясап җибәрәләр. Бабай: "Торпеда катерларын 12 шәр вагонга
төяп җибәрә идек”, - ди. Әйе, аларга да җиңел булмагандыр. Заводта сугышка
яраксыз карт-корылар гына эшли. Ул вакытларда кулга авырлык төшә, мәсәлән, 9
нчы цехтан арматураны 10 нчы цехка сөйрәп мендерергә кирәк. Анда тулысынча
корпус җыелгач, яңадан аска төшерәсе бар. Шундый авыр эшләрдә яшь, диеп
Хөчәтулла абыйны җигәләр. Аның әтисе Хәлиулла сугышта һәлак була. Абыйсы
Сөнгатулла сугышта контузияләнеп, өйгә кайткач үлә. Тормыш иптәше Мөдакирә
Гани кызы белән гаилә корып, 5 ир бала үстерәләр. Бүгенге көндә аларның 14
оныклары, 19 онык балалары, 1 оныкларының оныклары бар. Мөдакирә әби белән
яшәүләренә тиздән 65 ел тула. Элекке заманада Яңавылда Җәләлетдин исемле хәзрәт
яшәгән, шәкертләрне укыткан, дин буенча
белем биргән. Ул әүлияләр кебек, алдан белү, күрү сәләтенә ия булган. Картайгач,
кайчан үләсен дә алдан сизеп, Эске авылы халкына үзен килеп алуларын үтенеп,
хәбәр җибәргән. Өч көн Эске мәчетендә яткач, ул бакыйга күчә. Аны хөрмәтләп
авыл зиратына җирлиләр. Менә инде байтак еллардан бирле Яңавыл кешесе буларак,
Хөчәтулла бабай Эске зиратына барып, аның каберлеген чистартып, 40 елдан соң
черегән чатырыгын алыштырып тимер рәшәткә куя. Бер уңайдан, барлык зиратны
чүптән арындырып, күрше авыл зиратларына да вакыт таба. Яңавылда Җәләлетдин
хәзрәт рухына багышлап садака бирүчеләр күп, садака акчаларын Эске мәчетенә
алып барып тапшыра. Хөчәтулла бабай:
- Эске халкы мәчеткә йөрмиләр, шуңа күрә мәчеткә садака да төшми. Ә
аның яшисе бар, саклап калу өчен утын, су, ут, налогларын түләргә кирәк.
Тормышта күп сынадым. Әгәр дә бәла-каза килсә, Җәләлетдин хәзрәткә атап Коръән
ниятләсәң, эшләр яхшыга таба үзгәрә, - диде.
Менә шундый изгелек юлында йөрүче бабабызның карчыгы да сугыш
вакытында военкоматтан җибәрелеп, ике ел Сталинградта, тракторлар заводын
төзекләндерүдә эшләгән. Бүгенге көндә исән-имин ике бүлмәле фатирда картлык
көннәрен кичерәләр. Пенсия акчалары үзләренә җитәрлек. Хөчәтулла бабайга
саваплы эшләрендә уңышлар теләп калабыз. Изгеләр каберлеген караган өчен Аллаһы
Тәгалә үзләрен зурласын.
Н.САФИУЛЛИНА.
|