Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Иман » Иман

ИЗГЕ ЙОРТТА КУНАКТА


Аллаһ йортына хаҗ кылуның төп билгеләмәсе булып, мөселманнарны Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуның чын мәгънәсен җаннары белән аңлау дәрәҗәсенә китерү, шуннан соң барлык тормышларын һәм халәтләрен бер тәртипле рәвешкә урнаштыру тора. Мөселман кеше, гади кирпеч һәм балчыктан төзелгән йортны (Кәгъбатуллаһны) әйләнеп, урап йөри һәм шул вакытта Аллаһының рәхмәтенә ирешүдән башканы өметләнми дә, эзләми дә.

Нәкъ шундый изге хисләр белән хаҗ кылып кайткан 8 млн мөселманның берсе – "Милли кибет” хуҗасы Дания апа Солдатикова күптән хыялланган теләге кабул булуга бик шат.

- Бу изге гамәл турында уйлап, әзерләнеп йөрүемә дә шактыйдан инде. Минем шикелле өлкән яшьтәге кешегә аны башкарып чыгасы бик авыр. Монда миңа өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин ярдәмгә килде. Ул бергә барырга тәкъдим иткәч, хатыны киенү, хаҗ тәртипләре турында аңлатты. Юлда, хаҗ кылганда аларның тәҗрибәсе, белеме төркемдәге барлык мөселманнарга да зур булышлык булды, - дип изге сәяхәте турында сөйли башлады ул. - Анда Согуд Гарәбстаны Корольлеге безнең барлык ихтыяҗларны да канәгатьләндерергә тырышты. Һәм алар шулкадәр сизелми генә, тавыш-тынсыз башкарыла иде ки, һәркем үзен тәртипле, миһербанлы, итагатьле тотты. Без анда үзебезне бөек Аллаһыбыз каршында шикелле хис иттек, аның ризалыгын алырга, гөнаһларыбызны гафу итүен сорарга килүебезне аңлап, барлык тиешле тәртипләрне дә үтәргә омтылдык. Төрле төсле, төрле мәдәниятле, телдәге дөньяның бөтен ягыннан җыелган бу кадәр иксез-чиксез халыкның бер генә максат – Раббыбыз янына килүе тетрәндерде мине. Без барыбыз да бер төсле диярлек киенгән идек, теләкләребез дә, йөз чалымнарыбыз да бертөсле булган кешеләр барысы да Аның турында гына уйлый шикелле иде миңа.

Шул тирә-яктагы актан киенгән халык арасында беркемнән дә кыенсынмыйчан, күзләремнән яшьләр агызып мин Аңа бернәрсәне дә яшермичә үзем турында сөйлим. Аның барысын да белгәнен дә беләм. Менә бу хәл кешене яхшырак, акыллырак итә. Аннан килгән кеше рюмканы эчемлеге белән тоту түгел, юа да алмый шикелле, миңа калса. Гадәти тормышта гомер кичердем. Дуңгыз итен ашамый башлагыныма да бер елдан артык кына, намазны да киткәнче генә өйрәндем. Ә хәзер намазсыз яши алмыйм.

- Анда һава торышы ничек иде? Эсседә хаҗ гамәлләрен үтәү авыр булгандыр?

- Һаваның 47 градуска кадәр кызган көннәре дә булды. Кичен хәлсез кайтып егыла идек, ашыйсы килми, су эчеп, анда-монда җиләк-җимеш капкалап йөрисең. Җилкәбездә башка җирдә йоклаганда файдаланырбыз дип гел җылы кием белән рюкзак йөртәбез.  Мәккәгә килеп кергәч, кунакханәгә урнашканчы, җиде мәртәбә Кәгъбатуллаһны әйләнергә кирәк. Юлда хәлсезләнгән хаҗиларга автобустан чыгуга роза чәчәкләре таратулары безнең кәефне күтәреп җибәрде: бу оештыручыларның гел безгә ярдәм итәргә әзер булып торуларын аңлата.

Галимҗан хәзрәтнең бөтенләй башка сыйфатлары ачылды анда. Ул сабыр, җаен китереп кенә аңлата, шул ук вакытта барлык гамәлләрне дә вакытында үтәвеңне әдәпле, акыллы рәвештә, шул ук вакытта катгый таләп итә иде. Газета аркылы Галимҗан хәзрәткә, гаиләсенә чын күңелдән үзем һәм хатыннар исеменнән рәхмәт белдерәм. Бу олы, изге эшне башкарып чыгуда яклавы һәм хуплап торуы өчен минем аңа ихтирамым чиксез.

Шулай изге йортта Аллаһы Тәгаләдә кунак булып кайттык.

- Рәхмәт, Дания апа, безләргә дә бу изге гамәлләрне кылырга насыйп булып, исәнлек-саулыкта гомер итәргә язсын Аллаһы Тәгалә.

Г.ВӘЛИЕВА.

 

Категория: Иман | Добавил: Zul4itai (17.12.2010)
Просмотров: 486 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz