Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Иман » Иман

ИСӘНЛЕК-САУЛЫК ҺӘМ КӨЧ БИРСЕН

Зөлхиҗҗә аенда билгеле ниятләр белән үтелгән гамәл хаҗ дип атала. Ул Ислам диненең 5 баганасының соңгысы, аны үтәр өчен һәр ел саен миллионлап кеше Кәгъбәтулла янына баралар. Безнең якташларыбыз да бу изге гамәлне үтәргә тырышалар. Күптән түгел татар яшьләр союзында рухи юнәлешнең җитәкчесе Р.Мамеев 2011, ә хиҗрә буенча 1432 нче елда барып кайткан хаҗилар белән очрашу оештырды.

Мәҗлесне Искәндәр хәзрәт һәм Фәрит хәзрәт Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык, иман сорап дога белән башладылар. Быел алар үз хәлләре белән хаҗ кылдылар һәм тәҗрибләрен яшьләр белән уртаклаштылар. Аннары кара ташның барлыкка килүен, хаҗ турында хәдисләр әйтеп киттеләр.  Килгән кунакларга Гарәбстанда төшергән фотоларын күрсәтеп, бу изге гамәлне үтәгәндә ничек дөресрәк булуын, нәрсә эшләргә, кияргә кирәклеген сөйләделәр һәм күрсәтеп тә киттеләр. Искәндәр хәзрәт Кәгъбәтулла янында укырга тиешле догаларны әйтте, аларның берсе: "Йә Аллам, мин Синең алдыңда..”, - дип башлана. "Бу изге җирләрдә йөргәндә сүз белән аңлатмаслык хисләр күңелгә төшә”, - дип сөйләде Искәндәр хәзрәт, "Кара таш янына килеп басканда, күздән яшьләр ага башлый,”- дип кушылды аңа Фәрит хәзрәт.

Яшьләрнең хаҗиларга үз сораулары да булган, күбесе хаҗга бару өчен күпме акча кирәген, нинди фирма аркылы барырга була һәм башка оештыру моментлары турында кызыксындылар. Әлбәттә, аларның да Аллаһы Тәгаләнең бурычын үтәргә ниятләре бар. Хаҗга барып килү рухи һәм физик яктан бер дә җиңел түгел. Ходай Тәгалә бөтенебезгә бу изге гамәлне кылырга исәнлек-саулык һәм көч бирсен.

Э.МИРГАЗИЗОВА.

Категория: Иман | Добавил: Zul4itai (14.12.2011)
Просмотров: 975 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz