Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Иман » Иман

ИМАННАРНЫ НЫГЫТЫП


Изге хаҗ сәфәреннән кайткан якташларыбыз мөселман кардәшләребез белән очрашып, үзләренең шатлыкларын уртаклашу, йөргән урыннары турында сөйләү, исәнлеккә-саулыкка Коръән уку өчен җыелышуларын дәвам итәләр. Бу юлы өченче мәртәбә хаҗи булган Индрәй мәчете имамы Тимергали Гайнетдинов үзенә чакырды. Изге гамәл белән халкыбызны таныштырырга материал җыярга "Очрашулар” телетапшыруы алып баручысы Ләйсән Хөрмәтуллина да килгән иде. (Бер уңайдан, аннан тапшыру турында да сораштык, февральдән ярты сәгать вакыт вәгъдә итәләр, кайсы каналда күрсәтеләсе әлегә билгеле түгел, диде ул).

Фатыйх хәзрәт Гарифуллин Коръән укыганнан соң, Тимергали хаҗи: "Элегрәк елларда 55-65 градус эсседә дә Аллаһ йортында тиешле вазифаларны башкарган идек, быел бераз җиңелрәк булды. Ләкин анда җиңеллек эзләп бармыйсың, ул безнең бурычыбыз. Бу бурычыбызны үтәүдә ярдәм иткән губернаторыбыз В.Якушевка, милләтләр эшләре комитеты рәисе Е.Воробьевка чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез, - дип сөйләде. – Аллаһ Раббыбыз күргән авырлыкларыбызны савап итеп, кылган хаҗларыбызны кабул кылса иде, бала-нәселләребезгә, авылдашларыбызга шушы изге җирләргә барырга, иманнарын ныгытып кайтырга насыйп итсә иде”, - дип теләкләр теләде. Аннары бергәләшеп зәм-зәм суын эчтеләр. Ә Тимергали хәзрәтнең нәселе зур, янындагы оныгының гына дүрт баласы йөгереп йөри. Аларга иман нурлары иңеп, тәүфыйклы, миһербанлы булып үссеннәр, бабалары шикелле иң олы ай – Корбан аенда Кәгъбәтулланы күрергә язсын үзләренә.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: Иман | Добавил: Zul4itai (04.02.2011)
Просмотров: 423 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz