Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Иман » Иман

ФАЙДАЛЫ ОЧРАШУЛАР


Изге Рамазан аеның соңгы көннәрендә Россиянең Азия өлеше дини идарәсе баш мөфтиенең хокуклы вәкиле, Төмән өлкәсе мөселман казыят идарәсе җитәкчесе Фатыйх хәзрәт Гарифуллин өлкә дини эшләре комитеты башлыгы Игорь Бобров ярдәмчесе белән алдан төзелгән программа буенча Тубыл, Ярково районнары авылларына сәяхәт ясадылар. Бу турыда безгә Фатыйх хәзрәт Гарифуллин хәбәр итте. "Беренче тукталышыбыз Калым авылында булды. Бу авылда үскән  Шәйхулла һәм Мөдәррис Юлдашевлар туган йортларын сатып алып авылдашлары өчен мәчет төзергә ниятләгәннәр. Бүгенге көндә бина түбәсе тимер белән ябылган, чоланы эшләнгән, шунда тәрәвих намазлары, авыз ачу мәҗлесләре оештырыла. Киләчәктә манара куелып, рәткә салынса, әлеге Аллаһы йорты авылның бер яме булачак.

Аннары без Ирек авылына юл тоттык. Биредә 1890 елларда салынган мәчет бинасы сакланган. Халык күп җыелды. Сөйләшеп фикер алышкач, иске мәчетне яңартудан файда юк, яңа мәчет төзергә кирәк дигән карар кылдык. Шунда ук мөселман группасы төзелде, аның җитәкчесе  итеп Әбделхак Юмашев билгеләнде. Сабанак авылы мәчетендә  бөтен эшләрне Рәхимҗан абый Бохардинов бик уңышлы башкара. Бу көннәрдә биредә ремонт эшләре бара икән. Сумкино поселогы мәчетендә мулла -  Фәтхулла абый һәм Шәмсениса Моратова белән күрештек, җыелган кунакларга газета-китаплар бүләк иттек. Соңгы тукталышыбыз - Торбы авылында булды. Биредә, Аллага шөкер, эшләр кайный. Безне әзерләнеп көткәннәр, җылы каршы алдылар, мәчеттә ифтар оештырылды, намазлар укыдык. Бу планлаштырылган программа бик эчтәлекле, файдалы булды дип курыкмыйча әйтә алам. Шушы изге чарадан авыл кешеләре генә түгел, өлкә кунаклары да канәгать калдылар. Ә инде, гомумән алганда, сәфәребез бәрәкәтле булды, планлаштырылган бер генә минутыбыз да бушка үтмәде. Иншалла, киләсе елларда да Рамазан аенда файдалы очрашулар үткәрергә насыйп булсын. Кылган хезмәтебезне Аллаһы Тәгалә кабул итәр дип өмет итәбез”, - дип сөйләде хәзрәт.

Р.КАНГАЗИНА.

 

Категория: Иман | Добавил: Zul4itai (10.09.2010)
Просмотров: 523 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz