Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Иман » Иман

ДИНГӘ ӨНДӘҮЧЕ КЕШЕ ҮЗЕ ҮРНӘК БУЛЫРГА ТИЕШ

Сәхифәбезнең кунагы – Нуриәхмәт Гәрәй улы Садыйков белән әңгәмә кордык. Төмәннең төрле почмакларында халык арасында Коръән мәҗлесләренә билгеле бер муллаларны чакыралар. Авторемонтный урамы ягында яшәүче татарларга кунакка барганда, мулла вазифасын үтәүче Нуриәхмәт абзыйны очратасың. Бу юлы никах мәҗлесендә аның белән янә очрашырга насыйп булды. Аның белән бергә йөрүче тормыш иптәше, ак яулыклы Сания Хәбибулла кызы да татар хатын-кызларына хас күркәм сыйфатларга ия. Адәм балалары сөйләшеп танышалар. Мин әңгәмәбезне:

- Нуриәхмәт абый дин юлына кайчан бастыгыз һәм нәрсә этәргеч булды? – дигән сораудан башладым.

- Моннан 16 ел элек гаиләбезгә бик авыр кайгы килде. Улыбыз Равил Киевның хәрби кафедрасы, гражданнар авиациясе институтын тәмамлап, запастагы офицер иде. Аны Минводы шәһәренә командировкага җибәрделәр. Улыбызны киредән кайтканда цинклы табутта алып кайтып безгә тапшырдылар. Андый кайгыны беркемгә дә күрергә Ходай насыйп итмәсен. Бүгенге көнгә кадәр чын дөресен, улыбызны кем үтергәнлеген белә алмыйбыз. Шул көннәрне кайгыдан сыгылып төштек һәм мин тышка чыгып һавага карап:

- Нигә бердәнбер баламны алдың? – дип, нәфрәтләнеп кычкырдым. Шуны күреп һәм ишетеп торган каенанам яныма килеп:

 - Кияү, тәһарәт алып, шул урынга чыгып, Аллаһы Тәгаләдән: "Кайгыдан, чарасызлыктан әйттем, дип, кичерүен ялвар”, - диде.

Мин шулай, нәкъ ул өйрәткәнчә  эшләдем.  Аннары нидер булды  минем  белән. Күңелем нечкәрде, миңа сабырлыклар иңгәндәй булды. Бөтен җаным-тәнем белән дингә тартылганымны тойдым. Догаларны ничек итеп өйрәнгәнемне дә аңламый калдым. Аллага шөкер, шуннан бирле биш вакыт намазны калдырмаска тырышам. Каенанам 92 яшендә вафат булгач, "Йәсин” сүрәсен беренче тапкыр аңа багышлап укыдым.

Хәзер инде менә яшьләргә никах хөтбәләрен, мәҗлесләрдә Коръән сүрәләрен укыйм. Бигрәк тә яшьләргә никах укыгач, миңа: "Кулың җиңел, догаларың кабул була”, - диләр. Әйе, мин укыган изге дога белән кушылган яшьләр барысы да әйбәт тормыш корып, матур гына яшәп китәләр. Аллага шөкер, аерылучылар юк.

Нуриәхмәт Гәрәй улына 73 яшь, ул гомере буена шофер һәм автокранчы булып эшләгән. Аның янында картын бүлдермичә тыңлап утырган мөлаем Сания Хәбибулла кызына 72 яшь, ул да бухгалтер һөнәре буенча гомере буена эшләп, хәзер икесе дә лаеклы ялда. Кызлары уллары Равил укыган Киев институтын тәмамлап, шул якта тормышка чыгып кала. Улларының ике кызлары, кызларының өч баласы белән барлыгы 5 оныклары бар икән.

"Үз көнебезне үзебез күрәбез, кызыбыз еракта, мондагы оныкларның вакытлары юк”, -  диләр алар.

- Кайбер кешеләр дини җырларны (мөнәҗәтләр) тыңлап, күңелендә иман нуры уяна, дип саный, бу дөрес микән?

- Төрле кеше дингә төрлечә килә. Кайбер кешеләр китап укып, вәгазь тыңлап, дуслары аркылы исламга якынайган очраклар да бар. Шулай ук мөнәҗәтләрнең мәгънәсе бик матур, уйландыра торган булса, кешенең күңелендә Аллаһы, динне ярату хисе туарга, иман нуры барлыкка килергә мөмкин.

- Кайбер милләттәшләребез ислам юлына чакырганны бер дә яратмыйлар.  Үзегез дин тотасыз икән – тотыгыз, һәркемнең үзе теләгәнчә яшәргә хакы бар, диләр. Болай дип әйткән кешегә дәгьват кылудан туктарга ярыймы?

- Болай дип әйтү дөрес түгел, бу – Аллаһыга, пәйгамбәрләргә буйсынмаган кешеләрнең фикере.

Элекке вакытта да кешеләр пәйгамбәрләргә шулай дип әйтә торган булганнар. Аларның дингә өйнәүләрен яратмаганнар һәм биргән киңәшләрен кабул итмәгәннәр. Ахыр чиктә Аллаһы Тәгалә газап җибәреп, аларны җир йөзеннән юкка чыгарган. Коръәндә Аллаһы Тәгалә мөселманнарга башка кешеләрне яхшылыкка өндәргә һәм начарлыктан тыярга куша. Шуңа күрә башка кешеләрне Аллаһы юлына чакыру, гөнаһлы гамәлләрдән тыю мөселманнарның бурычы булып тора. Әгәр дә булдырып та, кешеләрне гөнаһыдан тыймаса, аның үзенә гөнаһ була. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аңардан бу хакта сораячак.

Нуриәхмәт абый кызыклы һәм белемле әңгәмәдәш. Шәһәр җирендә мәчетләргә йөрүче, дини уку йортларын тәмамлаган имамнар күп. Шулай ук мәчетләрдә динне укыту курслары оештырыла, вәгазьләр сөйләнелә. Шуңа күрә кешеләр мәчетләргә тартылалар.

Авыл халкын дингә тарту өчен, иң беренче чиратта, мәчетнең имамы бөтен халыкка да үрнәк кеше булырга тиеш. Коръән уку, исем кушу, никах мәҗлесләрендә кешеләргә диннең кеше тормышы өчен әһәмиятле икәнлеге турында вәгазьләр cөйләү зарур. Нуриәхмәт абзый нәкъ  менә вәгазьләрдән башлый икән. Мәгънәле һәм кызыклы булганга  күрә аны олылар да, яшьләр дә, балалар да яратып тыңлыйлар.

Н.САФИУЛЛИНА.

Рәсемдә: Садыйковлар гаиләсе.

 

Категория: Иман | Добавил: Zul4itai (06.12.2012)
Просмотров: 1243 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz