«Аллаһы Тәгаләнең
синең аркылы бер кешене туры юлга күндерүе, синең өчен бөтен дөнья байлыгыннан
да артыграк”, - дигән хәдис бар. Шундый хөрмәтле затларның берсе - Ялутор
мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов һәм аның гаиләсе турында язарга уйладым мин
бүген.
Әле яшь булуына карамастан, Раил
хәзрәт туры юлга күндергән кешеләр исемлеге шактый озынга сузылыр иде. Аның
шәһәрнең зур, матур мәчетендә эшли башлавына да җиде ел вакыт үтеп киткән инде.
Ул арада ел саен балалар белән дини лагерьлар оештыру, авылларда сабак бирү,
туктаусыз яшьләр белән эшләү, әкренләп һәм шул ук вакытта кыю адымнар белән
халыкны дингә тарту үзенең нәтиҗәсен бирә башлаган. Мәчет – Аллаһ йорты, анда
без Аллаһны зурларга, ул кушканнарны гына эшләргә тиеш. Мәчетле авыл-шәһәрләрдә
биш вакыт намаз укылып, азан әйтелеп торса, фәрештәләр халыкка хәер-дога,
иминлек теләп торыр, ә инде бу изге урынга килүче булмыйчан, ишекләр бикле,
азан әйтелми икән – бу мәчет зар елап, шушы авыл-шәһәр халкына ләгънәт укып
торыр. Менә шул асылны аңлап, бу күркәм бинада олысы-кечесе күңеленә җиңеллек
эзләп, сабырлык, гаделлек артыннан Аллага шөкрана кылырга килә. Раил хәзрәт
һәркем белән киңәшләшеп, сорауларына үтемле итеп аңлатма биреп, кирәген өйрәтә,
күрсәтә. Аның ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләребезне читкә какмыйча, Коръән
кушканнарны оста итеп үреп алып бара белүен бик хупладылар мәчеткә йөрүчеләр.
Чынлап та, тормыштан гади генә мисаллар китереп төшендерә белү алымы бик ошады
миңа. Фикер агымы дөрес, аралашу осталыгы, белеме, киң карашлы булуы белән
әңгәмәдәшен җәлеп итә белә ул.
Моның сере туган авылы Атъялда тугыз
класс белем алган егетнең медучилищеда укып, тормыш юлын дин белән бәйләргә
уйлап, Уфа ислам университетына кабул ителүе һәм бер үк вакытта Башкорт дәүләт
университетында психолог белгечлеген дә алып чыгуында дип беләм мин. Мәчет
каршында мәдрәсә эшләгәндә үк - яшүсмер елларында Раил Закир улы күңеленә дингә
талпыну, омтылыш хисләре кереп урнашкан. Ике югары белемле белгечне Ялуторда
хуш күреп каршы алганнар, мәчет ишегалдындагы өйдә Уфа кызы Гөлнара
белән уллары Рамазан һәм кызлары Җәмиләне үстерәләр алар. Шул
еллардан ук якындагы аграр колледжда укучы яшьләр белән тыгыз элемтә урнаштыра
яшь имам. Ел саен милләтләр мәдәният үзәгендә татар бүлеге җитәкчесе Зөһрә
Кожевникова белән дини лагерьда балалар белән шөгыльләнүнең дә нәтиҗәсе күренә
башлый хәзер – үсеп җиткән егет-кызлар мәчетне онытмыйлар, гел килеп, булышып,
киңәшләшеп йөриләр. Лагерьдагы балаларны быел бер ай мәчет исәбенә ашаталар,
икенче ай өчен хөкүмәт түли. Укучылар шатланышып дин сабакларын өйрәнәләр,
экскурсияләргә баралар, уйныйлар һ.б. Авыллардагы балаларның да иманлы булып
үсүләрен теләп, мәктәпләргә бара. Быел атнасына ике мәртәбә Аслана мәктәбендә,
аннары Атъял клубында җыелган укучыларга ислам турында мәгълүмат бирә. Яңарак
кына "Яшь буын” татар яшьләре оешмасының филиалы ачылган, анда да Раил
хәзрәтнең роле зур.
Раил Закир улы спонсорлардан да
уңган. Ул һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык
директоры Салих Муса улы Рамазановка чиксез рәхмәтле.
- Дингә, үзеңә ихтирам булсын,
мәчеткә халыкны тарту өчен иң элек үзең яхшы яктан, эшләрең белән үрнәк
күрсәтергә тиеш, аннары гына сиңа ышаныч туа, сүз сөйләп кенә бернәрсә дә килеп
чыкмый. Яшьләргә дөрес юл күрсәтергә, аңлатырга кирәк. Никахсыз яшәүчеләр,
икешәр хатын алучылар бар хәзер. Никахсыз тормышка мин бөтенләй каршы, бу
лицензиясез бер-береңне файдалану килеп чыга. Төпле гаилә корыр өчен никах
кирәк. Ә инде күп хатынлылыкка карашымны мин студент вакыт ук очрашуларда әйтә
идем: ул турыда уйларга да кирәкми яшь кешегә, аны онытыгыз, дидем. Иң элек
гомер буена ярдәмчем, яклаучым булыр дип сине сайлаган тормыш иптәшең өчен
яшәргә җитеш, уңайлы шартлар булдыр, иманлы балалар үстер, аннары 50-60 яшьтә
генә - тагын бер ятимәне, мескенне бәхетле итәрлек мөмкинлегең бар икән,
хатының риза икән – икенче никах турында уйларга була, - дип сөйләде Раил
хәзрәт.
Гөлнара туган ягыннан еракка китүне
авырсынса да, ышанычлы ир канаты астында акыллы, тәрбияле, инсафлы балалар
тәрбияләү белән шөгыльләнә хәзер, шул ук вакытта Уфа ислам университетында
белем ала. Балалар бераз үссә, эшкә урнашырга ниятли. Сабырлык, тугрылык белән
вакытлыча сынауларны бергәләшеп хәл иткәндә, бер-берең белән килешеп,
ярдәмләшеп яшәгәндә тормыш та сиңа елмаеп карый.
Ислам диненђ шиклђнеп, аннан куркып
караучыларга бљек галим Р.Фәхретдин болай дип язган: «Дин кешелек ќђмгыяте барлыкка
килеп яши башлаганнан алып, ђдђп, ђхлак, шђфкать, мљрђњвђт, изгелек,
итђгатьлелек, кешелеклелек, намус, сафлык, пакьлек, гаделлек, яхшылык џђм башка
бик књп књркђм тљшенчђне эченђ алган џђм бозык эшлђрдђн тыелып, яхшы эшлђр генђ
эшлђргђ љндђгђн кануннар тупланмасы џђм тђртип, тђрбия џђм ђхлакныћ нигезе,
гаилђдђ тђртип сакчысы, тормышныћ тљзек, гомернећ бђрђкђтле узуына сђбђп».
Татарны ничђмђ гасырлар иманлы, гуманлы, кљчле рухлы итеп яшђткђн нђрсђ дә шул
ислам дине, шђригать кануннары. Дин кушканча яшәгән Мәхмүтовлар гаиләсе
күпләргә үрнәк булып тора. Бәхетле булсын өчен адәм баласына ике генә нәрсә
җитми: сәламәтлек һәм тыныч гаилә. Бу гаиләдә барысы да җитеш шикелле тоелды
миңа.
Г.ВӘЛИЕВА.
|