Февраль аенда Төмәннең "Этнос”
балалар үзәгендә Туган тел көненә багышланган ике чара үткәрелде. Мәктәпләрдә
карантин, тышта салкын булуга карамастан, татар телен өйрәнүче балалар
әти-әниләре, әби-бабайлары белән үзәккә килделәр. Чараларның икесе дә бик
кызыклы үтте. Татар теле укытучылары – Наисә Камил кызы Гайнельянова һәм
Регина Рифкать кызы Халикова аларны төрле уеннар белән алып бардылар.
Бәйрәм туган тел турында шигырь
белән башланды. Укытучылар: "Телне онытсак, халкыбызны да югалтачакбыз”,- дип
аны яратырга, сакларга кирәклеге турында сөйләделәр.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга зур
игътибар бирелде. Аның бик күп шигырьләре укылды. Татарстанда "Тукай елы”
игълан ителгәнлеген белдереп, балаларга Г.Тукай турында экранда слайд күрсәтелде.
Шагыйрьнең "Шүрәле” поэмасына багышланган күргәзмә төзелгән иде. Сабыйлар да
туган тел турында сәнгатьле итеп яттан шигырьләр сөйләделәр. Татар халкы үзенең
гореф-гадәтләре, традицияләре, авыз иҗаты белән дә бай. Укучылар ярты ел эчендә
өйрәнелгән темалар буенча ”Йөзек салыш” уенында сораулар биреп, уйнап-көлеп,
җырлап-биеп үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Һәр балага бүләк һәм котлау
хатлары тапшырылды. Әти-әниләр, әбиләр дә игътибарсыз калмадылар. Алар өчен
"Милли ашлар”га багышланган уен-аукцион үткәрелде. Һәрбер әни, әби пешереп алып
килгән милли ашларын якладылар. Луиза апа Хәмидуллина кызлары Регина белән
Азалиянең "Этнос”ка йөрүләренә бик шат. "Ана телен саклап калу өчен гаиләдә үз
телеңдә сөйләшергә кирәк”, - ди ул. Чара Г.Тукайның "Туган тел” җыры белән
тәмамланды. Ата-аналар шушындый күркәм бәйрәм оештырулары өчен үзәк
хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Д. ФӘХРЕТДИНОВА.
|