Дүртенче класс укучылары быел өченче олимпиадага җыелдылар. Быелгы
ярышка татар теле һәм әдәбияты буенча сыналырга өлкәнең Вагай, Түбән Тәүде,
Төмән, Ялутор, Яркәү районнары, Тубыл шәһәре мәктәпләреннән ун укучы килде. Бу
турыда тулырак итеп аңлату өчен ТОГИРРО доценты, туган телебез буенча олимпиада
сорауларын әзерләүче, оештыручы Сания Хәйретдин кызы Насыйбуллина фикерләрен
язып китми мөмкин түгел:
- Бер генә укучыны да олимпиадага җибәрә алмаучылар да бар.
Мәсәлән, Тубыл районынан (укытучылар әйтүе буенча, районда бу бәйге
уздырылмаган да), Исәт, Аромаш районнарынан (Көсәйкүлдә 4 нче класста укучылар
юк быел), Төмәннең 52 нче мәктәбеннән (авыру сәбәпле).
Җиңүчеләргә килгәндә, Вагай районы, Казанлы урта мәктәбе укытучысы Гөлчирә Зариф кызы Уразова әзерләгән Ролан
Уразов иң яхшы нәтиҗәгә иреште,
Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе укучысы Гөлдания Юмадеева (укытучысы
Гүзәл Мөҗип кызы Сафарметова) икенче, Ялутор районы, Исәт мәктәбе
укучысы Дарина Ниязова (укытучысы Миләүшә Мансур кызы Хәмидуллина)
өченче урын яуладылар.
Сораулар программага нигезләнеп төзелә, өстәмәләр дә кертелергә
мөмкин. Араларында тестлар да була. Орфографиягә, сүз ясалышына, морфология,
лексикология өлешенә, этимологиягә караган биремнәр тәкъдим ителде, җөмлә
төзелешенә, тәрҗемә эшләренә игътибар булды. Бер биремдә өлкәдә чыгып килүче
газетаны табарга кирәк иде, балалар барысы да дөрес билгеләгәннәр. Димәк,
"Яңарыш”ны яратып укыйлар.
Инде балалар өчен авыр тоелган биремнәргә тукталып үтик. Мәсәлән, исемнәрдән
фигыльләр ясау, җөмләләрне дәвам итү, мәкальләрне аңлату кебекләрен
авырсынганнар. Вагай районы укучылары шигырьләрне ятлыйлар, башкалар бу яктан
йомшаклык күрсәтәләр. Аеруча сүз ясалышына, җөмләләр төзүгә, мәкальләргә,
шигырьләр ятлауга игътибар бирелергә тиеш. Г.Тукай юбилеена әзерлек башларга
кирәк.
Ун укучыдан сигезенең нәтиҗәләре илле проценттан артып китүе -
яхшы күренеш.
Шулай әкренләп телебезне куллану артыр, аның кирәклеген аңлаучы
яшьләребез милләт җанлы балалар үстерерләр, горурланырлык рухи байлыгы булган
халкым юкка чыкмас, иншалла.
Г.ВӘЛИЕВА.
|