Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » И туган тел » И туган тел

Укытучылар тәҗрибә уртаклашалар

Тубыл шәһәренең этнокультуралы компонентлы 15 нче мәктәбендә "Укучыларда этник белемнәрне формалаштыру” темасына  өлкә семинары булып узды.

Бу чарада өлкәбезнең Аромаш, Тубыл, Вагай, Төмән, Яркәү, Ялутор, Түбән Тәүде районнарыннан милләтебезнең язмышы белән кызыксынган мәктәп директорлары һәм  укытучылары катнашты. 


Бүгенге җәмгыятьтә укытучының тоткан урыны тамырдан  үзгәрде. Аның бурычы – белем алу эшчәнлеге белән идарә  итү, укучының рухи һәм физик  үсешен, кызыксынучанлыгын үстерергә булышу. Бу бурычны  тормышка ашыру исә укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть  күзлегеннән карап, яңалыкка омтылуны, заман сулышын тоеп, белемен өзлексез камилләштерүне, укыту-тәрбия процессына иҗади якын  килеп эшләүне таләп итә.

Бүгенге көндә төп бурычларыбызның берсе – укучыны яңа шартларда тормышка әзерләү, һәрьяктан камил  булган зыялы шәхес тәрбияләү. Ә ул, үз чиратында, туган җирен, телен, үз милләтенең һәм күрше яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Туган җире, туган туфрагы һәркемгә дә кадерле. Гомер-гомергә туган ягы кешегә илһам чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирүче күңел маягы булган. Шуңа күрә милли тәрбия орлыкларын бала күңеленә кечкенәдән үк салырга кирәк. Әти-әни белән беррәттән бу эшне башкару туган тел укытучылары иңенә төшә. Әлбәттә, бу мәсьәләне чишәр өчен уртак тел, тәҗрибә кирәк. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының елдан-ел уздырыла торган өлкә семинарлары укыту-тәрбия эшенең шул юнәлешләрен яктырта.

Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе өлкәбездә бу тема буенча билгеле бер тәҗрибә туплаган, Россия күләмендә уздырылган "Иң яхшы мәктәп” номинациясендә җиңү яулаганнар рәтендә. Мәгълүм булганча, 90 ел дәверендә милли мәктәп статусын саклаган, музей һәм лаборатория ачкан, заманча үзгәрешләр кертеп төрле милләт балаларына белем бирә алган ул.

Өлкә семинарын күп еллар татар теленең бүгенгесе,  киләчәге өчен армый-талмый, йөрәк уты белән балкып янган, гомерен аң-белем, тәрбия бирүгә багышлаган тел белгече Сания Хәйретдин кызы Насыйбуллина ачты.  Кунакларны бәйрәм белән котлап, өлкә күләмендә татар теленең тоткан урыны һәм телне саклау өчен уздырылган чаралар белән таныштырып үтте. Төмән өлкәсендә соңгы елларда укытучылар катнашында төрле бәйгеләр, регионара конференциялар уздырылды. Милли компонентлы мәктәп укытучылары бу чараларда актив катнашучылар рәтендә зур тәҗрибә дә тупладылар. Сания апа үзенең чыгышында, укучыларда милли үзаң тәрбияләүнең төп  юнәлешләренә туктап китте.

Шулай ук өлкә семинарында катнашучыларны шәһәр хакимиятенең мәгариф комитеты урынбасары Марат Ихсан улы Бакиев һәм методист Шәүкия Касыйм кызы Абшакова котладылар.

Өлкәбезнең төрле төбәкләреннән килгән коллегаларына мәктәп укытучылары, семинарның темасына нигезләнеп, ачык дәресләр тәкъдим иттеләр. Н.С.Шакированың 3 нче сыйныфта уздырган "Курай – халык рухы” дип исемләнгән җыр дәресе бер мизгелдә үтеп китте, горурлык хисе тудырды.

Бөек Җинүнең 65 еллык юбилеен  күздә тотып, яшь укытучы  З.К.Фәтхлисламова 5 сыйныфта Г.Кутуй иҗаты буенча "Сагындым, бик сагындым сине туган ил!” темасына  йомгаклау дәресе уздырды. Укучылар әсәрне үзләштереп, рәсемнәр ясап алып килгәннәр, сугыш темасын яктырткан шигырьләр сөйләделәр. Дәреснең иң әһәмиятле өлеше: укучыларның мәктәп директоры Бөек Ватан  сугышы ветераны К.М.Муратов белән таныштыру булды.  Туган телгә булган мәхәббәткә бернинди киртәләр дә, кыенлыклар да   комачаулый алмый. Инглиз теле укытучысы А.А.Гатауллина "Масленица һәм Әмәл бәйрәмнәренә чагыштырма анализ” дигән темасын 7 нче сыйныф укучылары белән ачыклады.  Татар халкының борынгыдан сакланып килгән "Авыл утырмалары” дип исемләнгән сыйныфтан тыш чараны З.А.Янишева җитәкчелегендә сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Мәктәптә күпкырлы талант ияләре эшли. Тарих, музей педагогикасы, сәнгать, татар теле һәм әдәбияты, җирле язучылар иҗатын өйрәнү юнәлеше, халык бәйрәмнәре һәм йолалары лабораториясе  милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтләрне саклау максатын күздә тота.

Түгәрәк өстәл утырышында катнашкан мәктәп директорлары С.З.Хисмәтуллин, А.З.Манкаева, Ф.Ф.Исхакова һәм укытучылар А.Н.Хәйбуллина, Х.Х.Кирамова, М.Н.Врабий, В.Т.Ильчибакиева, Г.Х.Кульмаметьева, мәктәп музее җитәкчесе Р.С.Кутумова үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинар темасын  ачыклаган чыгышлар бик кызыклы һәм файдалы булды. Түгәрәк өстәл эшен этник тәрбия бирү белгече К.С. Садыйков чыгышы белән тәмамлады.

Санаулы сәгатьләр узып та китте. Ә күңел түрендә үзенең кунакчыллыгы, иҗади эшләүче укытучылары, сәләтле укучылары, тәмле ашлары белән Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә булган очрашу мизгелләре лаеклы урын биләде. Мондый семинарлар безне, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын,  рухландырып, канатландырып җибәрә. Коллегаларыбызның дәресләрен, укыту-тәрбия эшчәнлеген анализлаганда, без үзебезнең уңышларыбызны һәм нәрсә өстендә эшләргә кирәклеген ачыклап планнар төзибез. Барлык укытучылар исеменнән, семинарны оештыручы Сания Хәйретдин кызына, мәктәп директоры Сәит Заир улына һәм барлык укытучыларга, хезмәткәрләргә  рәхмәтебезне белдерәбез.

Татар  кешесе үзенең туган телен

Изге юлдаш итеп саклаган.

Туган телнең моңын, кадерен ул

Сабый чагыннан ук аңлаган.

Теле барның үз милләте булган,

Ә милләте – илле, дәүләтле.

Телен яклаганның даны арткан,

Саклаганның арткан кодрәте.

Ирексезләп сине биздерегә

Теләсәләр туган телеңнән,

Хакың бармы синең ваз кичәргә

Анаң телең туган телеңнән?

Ана сөте белән иңгән телгә

Берүк, бала, итмә хыянәт.

Сакла телең, татар баласы, бу –

Үтәлергә тиеш амәнәт.

Вәсилә Ильчибакиева,

Түбән Тәүде районының Тарман мәктәбе  укытучысы.

Категория: И туган тел | Добавил: Zul4itai (05.04.2010)
Просмотров: 2243 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz