Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » И туган тел » И туган тел

УҢЫШЛАРГА СӨЕНЕП

Менә әле Шыкча мәктәбендә тагын бу район укытучылары чираттагы семинарга җыелдылар. Анда мәктәп директоры Руфат Сөләйман улы Бакиев тәбрикләвеннән соң, югары үсешләргә ирешкән Гүзәлия Муллачанованың 5 нче классларда "Җөмләнең иярчен кисәкләре” темасына багышланган матур дәресен карадык (өстәге рәсемдә). Егермедән артык укучы татарча әйбәт итеп сөйләшәләр, актив катнашалар. Такта алдында да, дәрестә ят апалар булуга карамастан, кыенсынмыйчан, шартлатып җавап бирәләр. Дәрес темасы аларга рус теле дәресеннән дә таныш. Монда инде татарча матур сүзләр, сүзлек эше, таблица, рольләргә бүлеп уку һәм башка методлар ярдәмгә килә.

Икенче дәрескә 4а класска кердек. Апалары Мәүҗия Рәхимова аларга исемнәрнең килеш белән төрләнүен аңлатты (астагы рәсемдә). Класста рус телле укучылар да булуга карамастан, һәркайсы катнашырга тырышты. Көзне сүзлек аша, белгәннәрен кулланып, соклангыч итеп сыйфатладылар. Алдан ясаган рәсемнәрен дә кулландылар.

Көчле укучылары белән билгеле Әнисә Алеева 4б классы укучылары белән класстан тыш дәрес тәкъдим итте. Монда балалар татар теле, туган җир кебек төшенчәләргә аеруча игътибар бирделәр. Туган җир турында сочинениеләр язганнар, үзләре иң оста язучыларны билгеләгәннәр (алар һәм иҗат җимешләре белән сез "Балалар сәхифәсе” битендә таныштыгыз - №-44). Рәсемнәре дә бик матур. Аннары шул язмалары ярдәмендә үзләренең туган авыллары белән классташларын таныштырдылар. Монда Явызбы, Талмы, Шыкча балалары укый икән. Һәркайсы диярлек сәнгатьле итеп яттан шигырьләр сөйләделәр, бергәләшеп җырлап күрсәттеләр. Дәрес барышында мәкальләр укылды, аларга аңлатма бирелде. Укучылар урамда, өйдә, мәктәптә тәнәфестә татар телендә - туган телдә сөйләшергә кирәклеген аңладылар. Өйләрендә русча аралашканнар кыенсынып та киттеләр, минемчә. Алар да матур итеп шигырь сөйләп кенә калмыйчан, сорауларга да татарча җавап бирергә тырыштылар.

Семинарга нәтиҗә ясарга җыелган мөгаллимәләргә Муллаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Азалия Габдрәхимова эчтәлекле докладында үз мәктәбендә этномәдәни компонентның куелышы турында мәгълүмат бирде. Ә Гүзәлия Хәлил кызы бу уку елына методик берләшмәнең планнары, бурычлары белән таныштырды, аеруча әһәмияткә ия мәсьәләләрне күрсәтеп, аларны чишү юлларын аңлатты. Яшьләргә киңәшләрен бирде.

Аннары әле яңа гына Казаннан халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасыннан кайткан Индрәй мәктәбе укытучысы Рәүфә Алиева яңалыклары белән таныштырды. Олимпиаданың сайлап алу турыннан ачык турга Төмән өлкәсеннән 3 бала үткән. Индрәй кызы Индира Уразумбетова һәм Муллаш егете Изил Хәлиуллин Россиянең 13 төбәгеннән, берничә чит илдән килүчеләр арасында төрле номинацияләрдә үзләрен сынап караганнар. "Татар халкы тарихы” бүлегендә Изил җиңүгә ирешкән, аңа кыйммәтле бүләк тапшырганнар. Һәр катнашучы да дипломнарга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булган. Җитәкчеләр Татарстан Республикасы мәгариф министры Э.Фәттахов белән очрашканнар. Һәркем үз өлкәсендәге проблемаларга тукталып үткән, шундый яхшы оештырылган чара өчен, кунак итүләренә зур рәхмәтләрен белдергәннәр. Катнашучылар затлы "Казан” кунакханәсендә яшәү белән бергә, ресторанда гына тукланганнар. Татар спектаклен тамаша кылганнар, музейларда булганнар, аларны бөек Г.Тукай яшәгән Кырлайга алып барганнар. Алар татар телен үстерү өчен һәркайда да җан-тән белән тырышуларын, күп көч түгүләрен күреп кайтканнар. Бу сәяхәт аларга булачак бәйгеләрдә уңышлы катнашырга көч өстәгән, илһам биргән.

Туган тел һәм әдәбияттан һәртөрле фестиваль-конкурсларда район мәктәпләре, Шыкча мәктәбе үрнәгендә, актив катнашалар. Өлкә буенча аларның күрсәткечләре игътибарга лаек.

Киләсе очрашу Индрәй мәктәбендә үтәчәк.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: И туган тел | Добавил: Zul4itai (08.11.2012)
Просмотров: 743 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz