Татар телен укыту нинди дәрәҗәдә
сакланып калды соң өлкәбездә? Бу фидакарь укытучылар сеңдергән аң-белемнәр
бердәм дәүләт имтиханнары, тормыш мәктәбе авырлыклары арасында югалып калмасмы?
56 элекке татар, бүгенге көндәге этномәдәни мәктәпнең укыту планында татар теле
һәм әдәбиятын атнасына берәр сәгать укыту билгеләнгән. Ә инде 70 мәктәптә төрле
дәрәҗәдә, төрле юнәлештә туган тел, әдәбият, мәдәният белән танышырга мөмкинлек
бар, 23 мәктәптә беренче классларга туган тел өйрәтүнең дә җаен тапканнар.
Өлкәдәге мәктәпләрдә татар теле һәм
әдәбияты укытучыларына кытлык юк. Алай да ел саен Төмән дәүләт университеты һәм
Тубыл социаль-педагогия академиясе югары белемле белгечләр белән тәэмин итеп
тора иде. Үткән ел гына 18 күп профильле белгеч укуын тәмамлады. Филологлар
туган тел белән бергә рус теле һәм әдәбияты, инглиз теленнән укытырга,
журналистика буенча эшләргә мөмкинлек алалар. Әлбәттә, аларның барысы да
мәктәпләргә бармый.
Тик кайчандыр, милли хәрәкәтнең
активлашкан елларында яуланган казанышлар әкренләп югала бара шул. 20 ел
тарихлы "Очрашулар” телетапшыруын бер елга якын карау мөмкинлегеннән мәхрүм
булганда сизелгән иде инде бу югалу. "Дусларга сукмак” радиотапшыруы ике
сәгатьтән ун гына минутка калдырылды. Хәзер инде югары уку йортларындагы татар
бүлекләре бетәр алдында тора. Быел Төмән дәүләт университетының гуманитар
фәннәр институтындагы татар теле һәм әдәбияты төркеме соңгы студентларын озата.
Бүлек җитәкчесе профессор Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина һәм доцент Максим
Александрович Сагитуллин: "Бњлекнећ ябылу сђбђплђре: тњлђњсез урыннарныћ аз
булуы (2 урын), акчага беркемнећ дђ татар телен љйрђнђсе килми - перспектива
юк, эш юк, теләкләре булганнарның акчасы юк, яисә филология факультетына керү
өчен мәҗбүри булган рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра
алмыйлар; аз урын бирњ сђбђбе - татар теле белгечлђрендђ ихтыяќ булмау, шулай
ук татар теленнђн џђм ђдђбиятыннан сђгатьлђр саны азаю”.
Тубылда да хәлләр яхшыдан түгел.
Академия рус-татар бүлегенә керергә теләк белдергән абитуриентлар булмау
турында берничә ел элек чаң суга башлаган иде. Ә бит бу татарлар күпләп яшәгән
районнарның уртасында урнашкан Тубыл шәһәрендәге уку йортында. Академия
җитәкчеләре абитуриентларны җәлеп итәр өчен төрле ысуллар кулланып карыйлар.
Быел татар теле һәм әдәбияты белән бергә инглиз теле (әле башлангыч этаптан ук)
белгечлеген дә алып чыгачак югары белемле укытучылар әзерли башлаячаклар. Керү
өчен түләүсез урыннар да бирелә. Бердәм дәүләт имтиханын рус теле һәм җәмгыять
белеменнән (рус әдәбиятыннан түгел) тапшыручылар, татар теле һәм әдәбияты
кафедрасы мөгаллимәләре тест сораулары ярдәмендә белемнәрен тикшергәннән соң,
рәхәтләнеп туган телләрен фәнни югарылыкта өйрәнергә мөмкинлек алалар.
Әлегә академиядә көндезге бүлектә
дүрт һәм бишенче курсларда белем алучы студентлар гына калган, читтән торып
укучылар да икенче курсны тәмамлый. Беренче курста беркем укымады быел.
Кая барабыз без? Мәктәпләрдә
берничә елдан туган телне кем укытыр? Югары белемле белгечләр фәнни яктан үссен
өчен ачылган диссертация советының киләчәге нинди булыр? Бу сорауларга җавап
эзләгәндә өлкә милләтләр эшләре буенча комитет белгече Рифкат Мирхәтәм улы
Насыйбуллин фикерләрен язмыйчан булдыра алмадым:
- Барысы да үзебездән тора. Үткән
гасырның туксанынчы елларындагы күтәрелеш вакытында бүлекләр дә ачылды,
матбугат та булдырылды, һәм башкасы... Бергәләп эшләгәндә укучысы да табылды.
Хәзер дә бергә булырга кирәк безгә. Абитуриентлар җыелсын өчен мәктәпләргә
йөрегез, укучылар белән очрашулар үткәрегез, дип гел әйтә киләм тубыллыларга.
Алма пеш, авызыма төш, дип кенә утырып булмый бит. Төркемнәр бетсәләр, нык
гаепле булабыз киләчәк буын алдында. Әлегә бергәләшеп көчебезне туплап, бюджет
урыннарны бетермәс өчен булса да тырышасы иде.
– Мин сезг сокланам. Яшү
өчен көршсез, көрш булгач – тормыш була. Тырышып матур итеп эшлисез, күңел байлыгы
белн рух байлыгы бетмгн безнең халыкның. Безнең
Татарстанда да кайбер мктплрд болай матур итеп сөйлүче балалар юк. Зур уңышларга ирешсез,
– дигән иде Әлмт укытучысы Гөлфир
Хафизова бер семинардагы түгрк өстл
артында сөйлшүдә. Шул көрәшне туктатмыйсы иде,
туган тел язмышы - безнең кулда.
Г.Вәлиева.
|