Төмән районында татар укытучыларының
чираттагы семинары үтте.
Быелгы уку елында укытучылар икенче
мәртәбә җыелдылар. "Универсаль белем – күнекмәләрне үзләштерү нигезендә
укучыларның шәхесен үстерү” дигән темага багышланган семинар Червишево урта
мәктәбенең филиалы булган Акъяр мәктәбендә булды. Уку йорты белән Надежда
Ивановна Иванова җитәкчелек итә. Тату коллективта 17 укытучы 95 балага белем
бирә. Районнан килгән укытучыларга программа буенча ике ачык дәрес, бөтендөнья
аналар көненә багышланган класстан тыш чара күрсәтелде. Беренче ачык дәресне
мәктәптә 23 ел хезмәт иткән Чулпан Хәмит кызы Качаева бирде. Дәрес шагыйребез
Барый Рәхмәтнең "Кыш һәм Кеше” дигән әсәрен өйрәнүгә багышланды. 4 нче класс
укучылары бу әсәрдә кеше образының табигатьтә бар нәрсәдән дә көчлерәк
икәнлеген күрделәр, матур уку, оста сөйләү күнекмәләрен булдырдылар. Укытучы
апа үзенең дәресендә күп төрле эш алымнарын кулланды: тел шомарткычлар әйттерү,
сүзлек өстендә эшләү, төрле жиһаз куллану, материалны башка предметлар һәм
тормыш белән бәйләү, халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнү һ.б. Икенче дәресне
яшь укытучы Мадъярова Лилия Шәйхинур кызы үткәрде. Лилиянең татар бүлегенең 5
нче курс студент булса да, дәресенә зур җаваплылык белән әзерләнгән. Такташның
"Алсу” поэмасында яшьлек яме” дигән темага багышланган ачык дәрестә укытучы 8
нче класс укучыларның уку, сөйләшү, фикер йөртү, әдәби образга характеристика
бирү, лирик әсәргә анализ ясау осталыгын камилләштерде. "Ана – бөек исем” дигән
темага класстан тыш мероприятие өчен Р.Т.Миръяминова һәм А.А.Сагидуллина
җаваплы иделәр. Күздән яшь чыгарырлык матур әдәби – музыкаль композиция
укучыларга да, кунакларга да бик ошады. Түгәрәк өстәл янында Каскара урта
мәктәбе укытучысы Ә.Х.Бакиева «Универсаль уку алымнарының Гомум белем бирү
системасында» дигән темага, роле Талымхан урта мәктәбе укытучысы Р.Ә.Рәхимова –
«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү» дигән темага
чыгышлар ясадылар. Укытучылыр дәресләргә үз анализ, анализ ясадылар,
информацион технологияне уңышлы куллана белүләрен яшь укытучыга киңәшләр
бирделәр. Район методик оешма җитәкчесе Г.Х.Муллачанова район һәм өлкә
олимпиадасына әзерлек турында сөйләде. Шыкча, Муллаш, Ямбай, Индрәй, Каскара,
Талымхан мәктәпләреннән килгән укытучылар семинарны уңышлы итеп оештыручыларга
рәхмәтләр белдереп, киләчәктә зур уңышлар теләп калдылар.
Р.РӘХИМОВА.
|