Түре елгасының матур табигатьле яр
буенда урнашкан Шыкча авылында Моратовлар гаиләсендә Фәүзия исемле кыз бала
туа. Туган авылында җиде класслы, Асланада унъеллык мәктәп, Тубылда укытучылар
институтын тәмамлаган яшь кыз юллама буенча Омск өлкәсенең Тара шәһәренә
укытырга җибәрелә. 1959 нчы елда хезмәт эшчәнлеген Аслана мәктәбендә татар теле
һәм әдәбияты укытучысы булып дәвам итә. Анда химия укытучысы Әкрам Әхмәтҗан
улына кияүгә чыга. Ә 1976 нчы елда укытучы гаиләсе Төмән районының Ямбай
авылына күчеп килә. Район гына түгел, өлкә, регионара семинар, конференцияләр,
ачык дәресләр, директор, завуч, укытучылар өчен төрле чаралар еш үткәрелә
мондагы база мәктәбендә. Коллективка күп эшләргә туры килә. Фәйзуллиннар
гаиләсе дә сынатмый. Фәүзия Хәбибулла кызы татар теле һәм әдәбияты
кабинетын булдыра, укучыларына туган телләре һәм әдәбиятның искиткеч бай, матур дөньясын ачып бирергә
омтыла. Һәр баланың татар телен белү үзенчәлеген истә тотып эш итә, чөнки
күбесе рус телендә сөйләшә. Ул алардан дәрескә системалы һәм җитди караш таләп
итә. Укучылар да аның дәресләренә теләп йөриләр, татар язучы-шагыйрьләренең
иҗатларын кызыксынып өйрәнәләр. Түгәрәк әгъзаларының чыгышлары тамашачыларны
сокландыра. Үз эшенә әйтерлексез җаваплы карашы, тугрылыклылыгы бу мөгаллимәне
башкалардан аерып тора. Аның кабинеты да районда иң яхшылардан санала. Төрле
чараларда ачык дәресләре белән дә еш катнаша, 5 ел буе өлкә укытучылар белемен
күтәрү институтында тәҗрибәсе белән уртаклаша, семинар-педукуларда, фәнни-практик
конференцияләрдә лекцияләр укый.
Кая гына булмасын – класстан тыш
чаралардамы, укучылар конференциясендәме, конкурслардамы – укучыларында татар
китабына мәхәббәт тәрбияли алды ул. Балаларны сүзлек, белешмәләр, Казаннан
яздырылган газета-журналлар белән эшләп, мөстәкыйль рәвештә белем тупларга
өйрәтте. Педагогның дәресләре, аеруча уен формасында үткәннәре, бик ошый иде
балаларга. Күпме еллар үтсә дә, алар Фәүзия Хәбибулла кызының киң күңеллелеген,
ярдәмчеллеген, бала күңелен аңлый белүен, үз фәненә чиксез мәхәббәтен,
таләпчән, шул ук вакытта яхшы да булуын яратып искә алалар.
Күбесе яраткан апалары һөнәрен
сайлый да. Сания Ашманова (Сђйдђшева) Казан дәүләт университетын тәмамлап, Яр
Чаллы шәһәрендә белем бирә. Фәнисә Бабшанова (Зиннәтуллина) – Россиянең иң яхшы
укытучылары бәйгесе җиңүчесе, РФнең атказанган укытучысы; Гүзәлия Габдрәхимова
(Муллачанова) – филология фәннәре кандидаты, РФнең Мактаулы хезмәткәре, ике
тапкыр Россиянең иң яхшы укытучысы бәйгесендә җиңү яулаучы. Икесе дә Төмән
районы укытучылары. Лариса Юсупова (Тузмөхәммәтова) "Яңарыш” газетасы
редакциясендә эшли. Укучыларының шундый зур уңышларга ирешүләре куаныч түгел
мени укытучыга?!
Фәйзуллиннар ике егет тәрбияләп
үстерделәр. Өлкәне Тельман Свердловск юридик институтын тәмамлап, Төмән
шәһәрендә өлкә прокуратурасында эшләде. Язмыш аны арабыздан иртә алып китте.
Кечесе Вил Төмән университетының журналистика факультетында белем алды, хәзер -
Төмән районы администрациясендә спорт бүлеге начальнигы.
3 оныклары да бар әле. Тельманның
балалары: Дамир белән Илдар аталары юлын сайладылар. Елена Вил кызы нефтегаз
университетында укып, икенче югары белем алып, налог инспекторы булып эшли.
Абруйлы тормыш юлы үткән бу
педагогның хезмәте төрле бүләкләр белән дә югары бәяләнгән, тик аның өчен иң
кадерлесе – укучылары, бала-оныклары хөрмәте, мәхәббәте. Ул әле дә тәмле татар
ашларын пешереп, ел саен Екатеринбургтан килгән оныкларын, кунакларны сыйларга
ярата. Үзе баласы Вил гаиләсе белән яши.
Бу зыялы, акыллы хатын-кыз белән
бергә эшләү бәхете насыйп булганга мин бик шатланам һәм барлык коллегалар
исеменнән аны 80 яшьлек юбилее белән тәбриклим.
Т.Шахмаева,
РФнең атказанган укытучысы.
(Г.Вәлиева
тәрҗемәсе).
|