Шушы көннәрдә Төмән дәүләт
университетының немец һәм француз телләре укытучысы Равил Гыйльфанов
Лесосибирск шәһәрендәге педагогика институтының рус теле һәм әдәбияты кафедрасы
1 нче курс студентларына татар теленнән лекцияләр укып, практик дәресләр
үткәреп кайтты. Бу институтның филология
факультеты каршында 2010 елда беренче тапкыр "Туган тел һәм психолингвистика”
белгечлегенә абитуриентлар кабул ителгән һәм
"туган әдәбият” (родная литература) һәм "туган тел” (родной язык) предметлары
кертелгән.
Эш сәфәре турында Равил улы безгә дә
сөйләп үтте:
- Кафедра мөдире И.В.Евсеева
группада татарлар юклыгын һәм телне бөтенләй дә белмәгән студентлар тупланганын
әйткән иде инде. Шуңа күрә эшне рус телле студентлар өчен программа төзүдән башладым.
Себер федераль университетының
педагогия институты Красноярск краеның Енисейск районындагы Лесосибирск
шәһәрендә урнашкан. Дәресләр дүшәмбедән
башлап шимбәгә кадәр интенсив рәвештә
көненә 7-8-әр сәгать ике атна дәвамында алып барылды.
Практик дәресләр гадәттәгечә
башланып китмәде. Беренче "Бүгенге Россиядә һәм чит илләрдә татар теленең роле”
дип аталган лекциядән соң, студентлар миңа татарча бер җөмлә белүләрен
әйттеләр. Ул җөмлә "мин сине яратам” булып чыкты. Эшне җитди нигезгә салыр өчен
бу җөмләнең матурлыгы турында әйтелде, баш кисәкләре: ия белән хәбәр дә барын,
алмашлыкның төшем килешендә булуын да студентар үзләре әйтеп бирделәр. Аннан
соң фигыль белән белдерелгән хәбәр зат, сан белән төрләндерелде. Әкренләп аерым
сүзләрдән җөмләләр төзеп, планлаштырылган темаларга күчтек. Беренче тема "Мин
һәм минем гаиләм” иде, аны без бергә рус теленнән татарчага тәрҗемә итеп,
тактага яздык. Икенче дәрескә бу теманы студентлар ятлап килделәр һәм сөйләп тә
бирделәр. Шундый метод белән башка 9 тема да өйрәнелде. Темага кагылышлы яңа
сүзләрне өйрәтү берничә этаптан торды: яңа сүзләрне тәкъдим итү, аларны
үзләштерү һәм җөмләләрдә куллану. Иң уңайлы чараларның берсе булып
күрсәтмәлекләр булды. Аларның өч төрен дә кулланырга туры килде: җисми
(предметның үзен күрсәтү), рәсем яки схема һәм хәрәкәт. Билгеле, рус
студентларын татар теленә өйрәтүдә төп мәсьәләләрнең берсе фонетика иде, яки
татар теленә генә хас булган авазларны дөрес әйтергә өйрәнү. Өйрәтү ысуллары
чит телләр укыту методикасына таянып төзелде. Чит телләрнең фонетикасын
өйрәнгәндә аеруча зур рольне тизәйткечләр уйнап килә. Алар студентлар колагына
ят булган авазларның әйтелешен үзләштерергә булыша. Шуның өчен без аларны һәр
дәреснең башында төрле татар авазларын үзләштерер өчен кулландык (фонетик
гимнастика). Мәсәлән, студенталарга түбәндәге тизәйткечләр ошады: арткы «г»
авазын өйрәнгәндә «абагага бага, бага, башым бәрдем баганага», «җ»
авазын үзләштергәндә «җәйнең ямьле көннәрендә җиләк җыя Җәмилә», "ә”
авазын үзләштергәндә "мич башында биш мәче, биш мәченең биш башына ишелмәсен
мич ташы”.
Ике дәрес тулысынча шагыйребез
Габдулла Тукайга, аның юбилеена багышланды.
Студентлар һәр дәрескә теләп,
аларның берсен дә калдырмыйча йөрделәр, искиткеч тырышлык күрсәттеләр. Иң
соңыннан мин студентларга күптән бирергә теләгән: "Ни өчен сез татар телен
сайладыгыз?” – дигән соравымны бирдем.
Алар: "Биредә татарлар күп яши, алар арасында безнең дусларыбыз да, күршеләребез
дә, хәтта туганнарыбыз да бар, дус яшибез, тату яшибез. Шуңа күрә дусларыбызның
туган телен безнең дә беләсебез килә”, - дип җавап бирделәр.
Уңышлы сәфәрнең нигезендә, әлбәттә,
Равил Гыйльфановның 25 елга якын Төмән дәүләт университетында чит телләр укыту
тәҗрибәсе ятадыр.
Ике тәүлеккә якын юл үтеп, татар
телен башка милләт халыкларына өйрәтеп кайткан бу фидакарь укытучы зур күләмле,
әһәмиятле эш башкарган. Телләрне саклау һәм үстерү – дәүләт күләмендәге, бөтен дөнья масштабындагы
мөһим сәяси эш. Чөнки hәрбер тел ул – аз санлы кешеләрнеке булса да, күп санлы
милләтнеке булса да – халык иҗат иткән чиксез кыйммәтле хәзинә.
Г.ВӘЛИЕВА.
|