Туган телләренә, әдәбиятларына
битараф булмаган өлкә ярышында җиңү яулаган алты кыз 25-28 нче февраль
көннәрендә Казанда регионара олимпиадада рус телендә укучы татар балалары
төркемендә көч сынашачаклар.
Өлкә олимпиадасы нәтиҗәләре буенча
быелгы катнашучыларның белемнәре турында сорашырга жюри җитәкчесе Сания
Хәйретдин кызы Насыйбуллина янына бардым. Ул, һәрвакыттагыча, телебезнең үсеше
өчен, ата-аналарның балаларының туган теленә карата игътибарсызлыгына җаны-тәне
белән борчылуын белдерде. Бу турыда олимпиадага килгән укытучы һәм укучылар
белән очрашуда өлкә мәгариф һәм фән департаменты белгече Ольга Гроо (рәсемдә
сулдан өченче) да үтемле итеп сөйләп китте:
- Белемнең беркайчан да артык
булганы юк әле. Атнасына ике сәгать кергән татар теле һәм әдәбиятыннан ник
куркабыз соң без? Менә сез, туган телегездә өстәмә белем алып ярышырга килгән
укучылар, күпме байлык тупладыгыз, сез үз халкыгызның патриотлары. "Әни, син
минем белән кеше алдында татарча сөйләшмә”, - дигән баланы ничек аңларга?
Ярамый оялырга үз телеңнән, туганнарыңнан. Ата-ананың баласының туган телен
өйрәнүен теләмәвен ничек аңларга? Үзеннән баш тартырга тәкъдим итү дипме?
Аңлашылмый миңа ул ата-аналар. Мин сезнең белән сокланам, сез миннән күпкә
баерак, сез рус һәм шул ук вакытта татар мәдәниятен дә беләсез.
Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын
укыту юнәлешендә халык белән иҗтимагый оешмалар күп эш алып барса, нәтиҗә
бүгенге шикелле булмас иде. Монда бөтен мөмкинлекне дә кулланырга кирәк.
"Безгә әдәби тел нәрсәгә кирәк?” –
диючеләргә шуны әйтәсем килә: рус телендә дә төрле сөйләшләр бар, бүгенге көндә
телетапшыруларны тыныч күңел белән карап-тыңлап утыра алмыйм, анда грамотасыз
тел белән чыгыш ясыйлар, сүзләрне бозалар, басымнарны дөрес куймыйлар һ.б. Сез
укый алган телдә язылган әсәрләрдәге әдәби тел үрнәк булып сакланырга, аны
һәркем белергә тиеш.
Мәдәният авылларда саклана, саклыйк
телебезне, югалмасын ул.
Инде нәтиҗәләргә әйләнеп кайтсак,
олимпиадада барлыгы 27 укучы катнашты, дип хәбәр иттте Сания Хәйретдин кызы.
- Катнашкан укучы һәм аларның
укытучыларына рәхмәт, әлбәттә. Ә менә Тубыл районының бөтенләй катнашмавын
ничек аңлатырга да белмим. Саз ягындагы Лаемтамак, Вәчир, Күкрәнде
мәктәпләренең дә уңышлы эшләргә мөмкинлекләре җитәрлек. Беренче мәртәбә Түбән
Тәүде районының Чугунаево урта мәктәбе дә үз укучысын җибәргән.
Биремнәр төрлечә төзелә, ел саен
үзгәрешләр кертелә. Авыррак сорауларга соңыннан укытучылар күбрәк игътибар
итәләр, анализ ясыйлар.
Татар теленнән җиде бирем иде, башка
еллар белән чагыштырганда, балаларның белемнәре саерак булды. Сүзлекләр,
фразеологизмнар белән эшләр, терминнарны, сүзләрнең мәгънәсен аңлату авыр
тоелган, тәрҗемә буенча биремнәрне күпләр әйбәт башкарган. Фикерне дәвам итеп
текст төзегәндә дә баллар түбән.
Әдәбияттан шигъриятне, авторларның
әсәрләр исемлеген, әсәрләрдәге төп геройларны, эчтәлеген, проблематикасын,
жанрын да белергә тиешләр иде. Татар мәдәнияте буенча да сораулар булды.
Мәктәпләрдә туган тел, әдәбиятка игътибарның ни дәрәҗәдә булганлыгы ачык чагыла
инде монда. Белемнәрнең сайлыгы 100 мөмкинлектән 54-58 генә балл җыюда да
күренә. Балалар интернетта күп утыралар, матбугатны укыйлар, программадагы
әдәби әсәрләргә азрак игътибар итәләр. Шигырьләр ятлау, текстлар белән эшләүгә
басым ясарга кирәк.
Телне азрак үзләштергән буын килә,
укытучыларга таләпләрне киметмәскә киңәш итәр идем, сәләтле балалар белән алдан
ук, программага салып шөгыльләнергә кирәк.
Җиңүчеләр арасыннан Казанга
баручыларны сайлап алдык: әдәбият буенча Р.Нәҗметдинова, Л.Аллаярова,
Д.Дәүләтшина, татар теленнән Ә.Яруллина, Р.Әхмәтшина, А.Мөхәммәтьярова безнең
төбәкнең данын яклаячаклар.
- Рәхмәт, Сания апа, һәрвакыт
вакытыгызны кызганмыйчан газета белән актив эшлисез.
Регионара олимпиадага юллама алган
укучылар өметебезне аклап, куанычлы хәбәрләр белән кайтсыннар, халкыбызның
лаеклы ул-кызлары арасында лаеклы урын алсыннар иде дигән теләктә калабыз.
Катнашучылар да аларны олимпиадага
әзерләүче энтузиаст укытучылар тырышлыгы, дияр идем. Ерак Вагай районыннан
(мәгариф идарәсе җитәкчеләренең сәләтле балаларга битарафлыгы шак каттырды,
соңыннан аларның уңышлары белән мактанырга яратсалар да) үз акчаларына
маршруттагы автобус белән килгәннәр, кызыксындыру өчен бирелгән берничә сум
акчаны да шактый вакыт үткәч кенә алу бәхетенә ирешәләр. Ә менә Төмән районында
ул яктан мәгариф идарәсе мактауга лаек. Премиясе дә кулга тотарлык, баланың да
күңелен күрәләр, төрле лагерь, чараларга җибәрәләр, шуңа да катнашучылар да
күп.
Халкыбызның киләчәген булдыручы
мактауга лаек затлар – хөрмәтле актив туган тел укытучылары (йоклап йөрүчеләре
дә җитәрлек), төшермәгез күңелләрегезне, сез татар күгендә балкучы якты
йолдызлар. Әле үзегез дә аңлап бетермисездер нинди изге, зур эш башкаруыгызны.
Ифрат дәрәҗәдә бай байлыкларыбызның аз гына өлешен булса да бала күңеленә
сеңдереп калып, сез аны китаплы, белемле, моңлы, матурлыкны яратучы халкыбызның
лаеклы дәвамчысы итеп әзерлисез. Әти-әниләренә дә бала күңелендә телгә мәхәббәт
уятканнары өчен рәхмәт. Тормыш ваклыкларына тыныч карыйк, алар онытылалар, ә
милләт мәңгелек. Киләчәк бәйгеләрнең нәтиҗәле булуын, җитәкчеләрнең эшләргә
тырышучы укытучыны аңлавын, тырыш укучылар үсүен телим.
Г.ВӘЛИЕВА.
|