Өлкә
татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында җиңүче алты укучы белән Казанга
регионара олимпиадага киткән Гүзәлия
Муллачанова
шатлыклы тавыш белән телефоннан өч призлы урын алып кайтуларын хәбәр итте.
Төмән районының Шыкча урта мәктәбе 9 нчы класс укучысы Резеда Назметдинова һәм Ялутор районының Аслана урта мәктәбе
10 нчы класс укучысы Лениза
Аллаярова
татар әдәбиятыннан, Төмән шәһәренең 52 нче урта мәктәбе 9 нчы класс укучысы Әлфия Яруллина татар теленнән 16 регионнан килгән 78
бала арасында уңышка ирешкәннәр.
Чын күңелдән котлыйбыз аларны. Казанда
якташларыбыз Универсиада шәһәрчегенә, IT-паркка, Кремльгә, Колшәриф мәчетенә
экскурсия ясаганнар, "Сорнай” фольклор ансамбле, Түбән Кама татар эстрада
театры чыгышларын караганнар, язучылар белән очрашканнар, татар халкының
тарихын, фольклорын өйрәнү буенча мастер-классларда катнашканнар. Күпме рухи
байлык туплап, милләт җанлы дуслар табып кайтканнар. Аларны шундый итеп
тәрбияләгән ата-аналарына, белем биргән укытучыларына зур рәхмәт. Тырышсаң була
икән бит, "үз телем миңа башка фәнне өйрәнергә комачаулый”, - дип йөргән
"акыллы затлар”ның кем буласы билгесез әле, ә бу кызлар тәрбия, гореф-гадәт
белән бергә әдәплелек, тыйнаклык кебек сыйфатларны да сеңдереп калалар,
йөрәкләрендә телне сөю хисе кала. Алар өчен әти-әниләренә, туганнарына
беркайчан да кызарырга туры килмәячәк.
Г.ВӘЛИЕВА.
|