Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
"Туган тел”, "Туган ил” сүзләре һәрвәкыт бергә, аерылгысыз булып
яши.
Газиз туган телебез турында йөзләгән шигырь, җыр язылган.
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган
авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.
Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән
табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша
кабул итәбез. Татар телендә мин беренче сүземне әйттем, укырга, язарга
өйрәндем. Туган тел – халык язмышы, хәзинәсе, рухы, җаны. Шуның өчен татар
кешесе үз телен белергә, балаларын өйрәтергә тиеш. Туган тел – туган җир кебек
газиз һәм кадерле. Мин аны яратам, белүемә горурланам. Кайда гына булсам да, үз
телем минем өчен җыр кебек. Дуслар, яратыгыз, өйрәнегез үз телегезне – бөек
татар телен!
Альбина ТУРЫШЕВА,
Тубыл районы Вәчир урта мәктәбенең
11 сыйныф укучысы.
|