Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » И туган тел » И туган тел

И туган тел, и матур тел!


Миңа бары 12 яшь, гади татар кызы. Яшем кечкенә булса да, үз телемне ихтирам итәм, туган телем - татар телем белән горурланам мин. Әнием белән икебез арасында изге уйлар, иң якты хисләр бары туган телдә сөйләшкәндә, аңлашканда гына туа. Ул, «кызчыгачым» дип эндәшсә,  нинди рәхәтлек кичерәсең!  Ә мин «әнием» дип әйтсәм,  ул бар дөньясын онытып мине тыңлый. Әмма, минем яшьтәшләрем арасында  әниләренә «мама» дип әйтүчеләр мондый рәхәтлекне кичермиләр кебек - миңа алар телсез кебек тоела.

Бүгенгесе көндә минем яшьтәшләрем туган телләрендә сөйләшергә оялалар. Сөйләшсәләр дә рус сүзләрен күбрәк кулланалар.  Шагыйрь Ш.Маннур болай дигән:

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен

Иң кадерле, затлы тел.

Мин туган телемне урыс теле белән бертигез үсүен телим. Чөнки минем туган телемнең гасырлар буе килгән тарихы бар, ул безнең әби-бабаларыбызның теле, Тукай теле, татарны дөньяга таныткан герой-шагыйрь Җәлил теле.

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине,

Ассалар да, киссәләр дә

Үлмәдең син, калдың тере.

Телне белү, аны өйрәнү һәркемнең үзеннән тора. Бүгенге көндә әдәби телне генә түгел, себер татар телен дә югалта барабыз. Вакыт узган саен аны яңадан торгызу авыр булыр. Ә минем кебек туган телдә сөйләшүче татар кызлары сирәгәя бара. 

Безнең мәктәптә уздырылган ана теле атналыгында татар теле укытучыбыз Рәйсә апа Рәхимова үткәргән иҗади кичәләрдән мин шуны аңладым: туган тел һәр бала өчен иң кадерле, иң изге нәрсә ул. Һәр гаиләдә туган тел, халкымның гореф-гадәтләре сакланырга тиеш. Шулай булса гына безнең татар телебез  сакланып калыр.

Рәхмәт сиңа!

Җыр булырлык сүзләр биргән,

Матур телем, туган телем,

Рәхмәт сиңа!

 

Ләйсән Сабирова,

Талымхан урта мәктәбенең 7 класс укучысы.

Категория: И туган тел | Добавил: Zul4itai (09.04.2010)
Просмотров: 4636 | Рейтинг: 3.0/4
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz