Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » И туган тел » И туган тел

БЕЛЕМ БӘХЕТЛЕ ИТӘ

Гадәттәгечә, январь аенда мәктәп укучылары олимпиаданың өченче этабында - өлкә турында көч сынаша башладылар. Өлкә үзәгенә 18 предмет буенча сәләтләрен күрсәтергә 700ләгән югары класс укучылары җыелды.

Олимпиадада беренче эшкә керешкән татар теле һәм әдәбиятын яратучылар Төмән шәһәре һәм районыннан, Вагай, Ялутор, Яркәү, Тубыл, Аромаш, Түбән Тәүде районнары мәктәпләреннән килгәннәр иде. Алар арасында саз артындагы Лаемтамактан, райондагы бердәнбер этномәдәни мәктәпле Яңа Кәешкүлдән, күптән түгел туган тел үзләштерә башлаган Чугунаеводан, Төмән шәһәре лицейларыннан укучыларның булуы, егетләрнең саны артуы куандыра, әлбәттә. Күбесе һәр ел саен катнаша торган мәктәпләрдән һәм укытучылары да безгә яхшы таныш, активлар. Мәгариф өлкәсендәге чараларда аларны еш очратырга була. ТОГИРРО сайтындагы исемлектән күренгәнчә, Шыкча урта мәктәбе укытучысы Гүзәлия Муллачанова 4 укучы, Индрәй урта мәктәбе укытучысы Рәүфә Алеева – 3, Муллаш урта мәктәбеннән – 3 (Хашурә Уразаева – 2, Азалия Габдрәхимова – 1),  Каскараның 2 нче мәктәбе укытучысы Әлбинур Бакиева (барысы да Төмән районыннан), Төмәннең 52 нче урта мәктәбе укытучысы Халидә Кирамова, Аслана урта мәктәбе укытучысы Алсу Исмәгыйлова белән Атъял урта мәктәбе (Ялутор районы) укытучысы Зөлфия Калгаманованың 2шәр укучы әзерләүләре, аларны өлкә турына җиткерә алулары, әти-әниләренә шундый милләт җанлы, тырыш кыз-егетләр тәрбияләүләре өчен чиксез рәхмәт белдерәсе килә. Күпме көч, белем, йокысыз төннәр, эзләнү, тәҗрибә таләп ителә бу вакытта. Ләкин тупланган белем тиздән мәктәп бусагасыннан мөстәкыйльлеккә атлаячак балаларга гомер буена тормышта туры юл күрсәтәчәгенә ышанычым зур.

Татар теле һәм әдәбияты предметы буенча өлкә олимпиадасында җиңү яулаган укучылар һәм укытучыларга зур уңышлар, сәламәтлек, гел шулай милләтнең тугрылыклы, тырыш ул-кызы булып калуларын телим. Менә алар:


11 нче класс укучылары арасында:

I урында Рамилә Әхмәтшина, Шыкча урта мәктәбе, укытучысы – Гүзәлия Муллачанова;

II урында Лениза Аллаярова, Аслана урта мәктәбе, укытучысы – Алсу Исмәгыйлова;

III урында Анжела Әбдрәшитова, Атъял урта мәктәбе, укытучысы – Зөлфия Калгаманова.


10 нчы класс укучылары арасында:

I урында Раилә Байбикова, Шыкча урта мәктәбе, укытучысы – Г.Муллачанова;

II урында Резедә Нәҗметдинова, Төмән дәүләт нефтегаз университеты лицее;


9 нчы класс укучылары арасында:

I урында Лениза Исмәгыйлова, Индрәй урта мәктәбе, укытучысы – Рәүфә Алеева;

II урында Данир Юртлыбаев, Аслана урта мәктәбе, укытучысы – А.Исмәгыйлова;

III урында Диана Нәбиева, Көсәйкүл төп белем бирү мәктәбе, Аромаш районы, укытучысы – Гүзәл Тимеркәева.

Аларга регионара бәйгедә өлкәбез данын уңышлы яклауларын теләп калам!

Быелгы олимпиадага кунак итеп оештыручылар өлкәдәге татар газетасы – "Яңарыш” редакциясе әгъзаларын чакырганнар иде. Ерак районнардан иртәнге биштә чыгып китеп, катлаулы биремнәргә җаваплар әзерләп арган булсалар да, катнашучылар яраткан газеталары баш редакторы Алсу Сәгыйтованы игътибар белән тыңладылар, юбилей уңаеннан әзерләнгән фильмны бертавышсыз карадылар. Алсу Мөхәммәтәмин кызы аларны кыскача газета, аның эшчәнлеге турындагы җыентыклар белән таныштырды, кызыксынучыларга теләгән вакытта (алдан хәбәр итеп) "Яңарыш”ның әзерләнүе, версткалау, бастырылуы турында тулырак мәгълүмат алырга редакциягә экскурсиягә килергә мөмкин булуын белдерде. 

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: И туган тел | Добавил: Zul4itai (27.01.2012)
Просмотров: 716 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz