Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » И туган тел » И туган тел

АК ЮЛ СИҢА, ТАТАР УКЫТУЧЫСЫ!

Гадәттәгечә, август ахырында укытучылар конференциягә җыелдылар.
 Үткән уку елындагы уңышлары белән кызыксынып, яңалыклар ишетергә өметләнеп мин дә шунда юл алдым.

Төмән районында Гүзәлия Хәлил кызы Муллачанова җитәкләгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе алдынгылардан санала. Алар районга шактый дан китерәләр. Елдан-ел мактаулы исемнәре арта. Менә быел да Индрәй урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барган рус теле һәм әдәбияты укытучысы М.Шәрипованы район башлыгы А.Линникның Рәхмәт хаты, Г.Муллачанова (Шыкча), Р.Рәхимова (Талымхан), Р.Алеева (Индрәй), И.Гайсина (Ямбай) район мәгариф идарәсе Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Әлбәттә, тырышлык нәтиҗәсе алар.

Гүзәлия Хәлил кызы берләшмәнең узган уку елындагы эшләрен  анализлап ясаган чыгышында һәркайсына аерым-аерым тукталып үтте. Укытучылар 4 семинарны эченә алган 5 утырышта тәҗрибә уртаклашканнар, Тубылда өлкә күләмендәге семинарда катнашканнар,  өлкә һәм регионара олимпиадаларда Индрәй, Шыкча укучылары югары урын яулаганнар, өлкә татар газетасы "Яңарыш” белән актив эш алып барылган,  "Таң йолдызы”, "Киләчәккә адым” һәм башка конкурсларда чыгыш ясап, эшләрен тәкъдим итеп, Мактау грамоталарына ия булганнар. Берләшмәнең һәр әгъзасы мультимедияле җиһазлар белән оста эш итә, дәрестә төрле формалар куллана.

Быел Акъяр мәктәбендә эшли башлаган яшь белгеч К.Баязитовага уңышлар телибез, кызганыч - Индрәй мәктәбендә махсус белемле педагог татар телен укыта башлар, дигән өметләр акланмады. Рус теле белгечләренең болай да бурычлары җитәрлек, алар берничек тә тулы көчкә татар теле, әдәбияты нигезләрен төшендереп бетерә алмыйлар һәм бу күренеш күзәтелгән мәктәпләрдә туган тел буенча үсеш юк дәрәҗәсендә. Муллаш мәктәбендәге татар бүлеген тәмамлаган берничә белгеч тиздән белем йортларын яңадан ил күләмендә таныта башларлар дип ышанасы килә.

ТОГИРРО доценты Сания Хәйретдин кызы Насыйбуллинаны лаеклы ялга китүе белән котласак та, милләте өчен дәртләнеп, бөтен күңелен биреп эш иткән энтузиастның вазифасын кем башкарыр, дип борчылдык.

Районда бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча иң югары уңышка ирешкән, өлкәдә этнокультуралы мәктәпләр арасында беренчелекне алган Талымхан мәктәбе коллективы белән горурлануыбызны белдерәбез, котлыйбыз!

Укылган докладлар, киңәшләр, ярдәмнәрдән соң, алдагы уку елында башкарыласы эшләргә план төзелде, семинарларның вакыты билгеләнде. Укытучы эше беркайчан да җиңеләйми инде ул, гел яңадан-яңа тәртипләр белән аның белем-тәрбия бирергә тиешле вакытын чиклиләр. Быел физкультурага бер сәгать арткан, информацион технология дәресе бетерелгән, тарихның сәгатьләрен киметкәннәр, дип ишетеп калдым, дөрес булса. Ә татар теле гел шул ике сәгать белән, "Әлифба”сыз килеш кала бирә.

Дәрт-дәрман, сәламәтлек, сабырлык юлдаш булсын сезгә, укытучылар, нинди генә шартларда, нинди генә фәннән белем бирсәгез дә үзегезнең бөек татар милләте ул-кызы икәнлегегезне онытмагыз!

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: И туган тел | Добавил: Zul4itai (04.09.2010)
Просмотров: 803 | Рейтинг: 4.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz