Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Гаилә учагы » Гаилә учагы

ҖЫЛЫ УЧАГЫБЫЗ


Тау башында урнашкан минем туган авылым. Горурланып аста, үзәнлектә аккан кечкенә инешкә карый ул. Элек елга буенда киндер үләне бик күп үскән, исемен дә, бәлки, шуңа Киндерле дип кушканнардыр. Авылның тарихы бик бай. Менә шушы матур авылда насыйп булган миңа туарга. Бик матур, тату гына сөешеп йөргәч, гомергә бергә булырга вәгъдәләр бирешеп, гаилә корып җибәргән. Бу  - Эльвира һәм Солтан Умбитовлар гаиләсе. Солтан "Большевик” колхозында тракторчы, ә Эльвира Тубыл педагогия институтын бетереп, эшкә килгән була. Бер-бер артлы аларның гаиләсендә 5 бала дөньяга килә. Иң беренче булып Ильяс абый туа. Хәзер абый 8 нче сыйныфта укый, спорт ярата. Ул мәктәп һәм район күләмендәге ярышларда катнаша, урыннар да яулый. Икенче булып мин дөньяга килгәнмен. Мин туганга куанып, әнинең апасы - Мансура апа, миңа Айгөл дип исем куштырган. Өченче булып безнең гаиләдә Ләйсән туа. Хәзер ул 4 нче сыйныфта укый. Аның укуы бик яхшы, ул мәктәп һәм район олимпиадаларында катнаша. Дүртенче сеңлем - Алсу. Ул балалар бакчасына йөри. Сеңелләрем икесе дә авыл мәдәният үзәгенә йөриләр, җырларга, нәфис сүз сөйләргә өйрәнәләр, концертларда катнашалар. Алсу үзлегеннән укырга да өйрәнеп куйды инде. Ә инде гаиләбездә иң яраткан кешебез – ике яшьлек энебез Илназ. Хәзерге вакытта ул вата-җимерә сөйләшергә өйрәнә, бөтен дөньяга күзләрен зур ачып, кызыксынып, һәрбер күргән әйберен өйрәнә, безнең артыбыздан кабатлый. Аның аякларында, гуя кечкенә мотор бар шикелле. Әле йөгерә, әле сикерә, бик яратабыз без аны. Ә хәзер инде гаиләбезнең иң зур кешеләре турында сөйләп китәсем килә. Бу - безнең Сәлим бабай һәм әбиебез Миннегаян. Бабайга былтыр 75 яшь тулды. Ул гомер буена "Большевик” колхозында сыер караучы, көтүче булып эшләгән. Күп медальләре һәм грамоталары бар. Ә инде бабай белән әби үзләренең бала чакларын сөйли башласалар, без гүя тарих китабы укыйбыз, яисә элекке кино карыйбыз шикелле. Алар безнең шикелле мәктәпләрдә укый алмаганнар. Бабайның белеме -  дүрт сыйныф. Шуннан инде ул эшли башлаган, кышларын печән ташып, терлек карап үткәргән. Ә инде сугыш вакытларын искә төшерсәләр көне- төне эшләгәннәрен, ачлы-туклы йөргәннәрен тыңласаң, елыйсылар килә. Без һәрвакыт аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Ә эштән соң әбиебезнең коймаклары, юкалары белән чәйләр эчәсе нинди күңелле! Без әби белән бабаебызны бик яратабыз, алар белән горурланабыз.

Гаиләбездә иң якын кешебез - әниебез. Без әни белән дәрес әзерлибез, шигырьләр ятлыйбыз. Ул безне тәмле азыклар пешереп ашата. Әни пәрәмәчләр пешергәндә, без аңа булышабыз. Беребез камыр җәя, икенчебез пәрәмәч пешерә. Аннары бергә җыелышып, тәмле итеп чәйләр эчәбез. Безнең гаиләбез зур, без бер-беребезгә булышабыз. Без күп терлек асрыйбыз. Ильяс абыем көн дә аларны ашата, карый.

Гаилә - җылы учак, диләр. Мин моның белән ризалашам. Чөнки, гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле.

Айгөл УМБИТОВА,

Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбенең

7 класс укучысы.

Категория: Гаилә учагы | Добавил: Zul4itai (14.06.2010)
Просмотров: 1588 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz