Аромаш районы, Чумык авылында яшђњче ветеран
укытучы Хђлилђ
Сабир кызы Дђњлђтшинаныћ њзе џђм гаилђсе белђн танышып китђбез.
Хђлилђ ханым књрше Кљсђйкњл авылында туып њскђн. Нђкъ
Бљек Ватан сугышы барганда, 1945 нче елныћ февраль аенда дљньяга аваз сала.
Яшь кыз укытучы џљнђрен сайлап џич тђ ялгышмый. Тубыл
педучилищесын тђмамлаганнан соћ, Яркђњ райоыныныћ Карбан сигезьеллык мђктђбендђ
хезмђт юлын башлый. Бер елдан соћ, авыл егете Мђхсњткђ тормышка чыккач, Чумыкка
кайта џђм гомер буена авыл мђктђбендђ укыта. Заманасында њзлђрен џђм кљчлђрен
жђллђмичђ, укучыларга белем џђм тђрбия биргђн укытучылар барысы да бњгенге
кљндђ хљрмђтлелђр џђм мактауга лаеклылар. Алар тђрбиялђгђн балалар хђзер олы
тормыш юлында чын кешелђр, њз тормышларын илгђ-кљнгђ кирђкле булып дђвам
итђлђр.
–Элек авыл зур, мђктђптђ балалар књп иде, без дњрт
укытучы эшлђдек. Хђзер инде мђктђпне яптылар, балалар урыс авылы Малиновкага
йљреп укыйлар. Авыллар арасы ќиде чакрым, автобус килеп ала, дђреслђрдђн соћ
китереп куя. Эш булмау сђбђпле, авылдан яшьлђр китђлђр. Чумыкта халык ђйбђт,
бер-берсе белђн дус-тату яшилђр. Гомумђн, без эшлђгђн елларда мђктђплђр гљрлђп,
авыл урамнары балалар чыр-чуы белђн яћгырап тора иде.
Хђлилђ ханым мђктђптђ укыткан елларын искђ алганда,
шундый тђм табып сљйли, књрђсећ, яшьлек елларына яћадан кайткандай була, аныћ
књзлђрендђ очкыннар кабына. Чыннан да шул замана укытучысыныћ хезмђте
чагыштыргысыз кыйммђтле. Тђќрибђ итеп љйрђнерлек. Алар баланы олы тормыш юлында
тайпылмаслык чын кеше итеп тђрбиялђњ ђџђмияте хакында уйланганнар џђм мђктђп
тормышы беренче урында булган.
Хђлилђ ханымныћ педагогик стажы 32 ел. Инде љченче ел ул
лаеклы ялда. Тормыш иптђше Мђхсњт абый белђн гомер итњлђренђ дђ 44 ел. Биш бала
(2 кыз, 3 ир малай) њстергђннђр џђм бњгенге кљндђ 7 оныклары њсеп килђ. Мђхсњт
абый књп џљнђр иясе, кулыннан барлык эш килђ, андый кешелђрне алтын куллы
дилђр. Ић зур кызлары Рђмзия Тљмђн ашханђлђренећ берсендђ хисапчы булып эшли.
Рузилђлђре Нефтеюганск шђџђрендђ милициядђ хезмђт итђ, уллары Марсель, Мадист
џђм Маркиз љчесе дђ Тљмђндђ гаилђлђр корып, йортлар салып, њзлђренећ укып алган
џљнђрлђре буенча эшлђп, матур гына яшилђр. Хђлилђ апа белђн Мђхсњт абый
балаларын эш белђн тђрбиялђп њстерђлђр. Икесе дђ эштђ чакта йорт эшлђрен,
кош-корт ашату, мал-туар карау, бђрђћгесен њстерњ џђм башка књп эшлђрне
башкаралар.
Хђлилђ апа белђн Мђхсњт абый бњгенге кљндђ икесе дђ
лаеклы ялда. Илле сутыйлап бђрђћге бакчалары, мал-туар асрап кљн књрђлђр. Хђзер
инде шђџђрлђргђ китеп таралган балаларына ит, сљт, май, каймак ќибђреп, њзлђре
ярдђм итеп торалар. Хђер, авылларда алар кебек гаилђлђр бик књп. Башта
ата-анасы эшлђгђндђ, йорттагы хезмђтне балалар башкара, аннары балаларына
ата-аналар ярдђм итђлђр.
Ветеран укытучыны укыткан балалары аеруча зур хљрмђт
белђн искђ алалар. Яшь вакытыннан бик яхшы ќырчы буларак, Хђлилђ апа концертлар
куеп, халыкныћ яраткан њз артисты булып ул якларда дан тоткан. Ђле дђ матур
ќырлый, тавышын югалтмаган. Авылларда укытучы гаилђлђре гади гаилђлђрдђн
аерылмый диярлек. Барысы да хезмђт белђн књп бала њстереп яшђгђннђр.
Н.САФИУЛЛИНА.
|