КОШ ОЯСЫННАН АЛЫП ОЧА,
дип әйтә безнең халык, тәрбия турында сүз йөрткәндә. Бу, әлбәттә, шулай.
Әмма наркомания, эчкечелек чәчәк аткан заманда яшәп, баланы бу хәвефтән ничек
саклап калып була? Бигрәк тә шәһәр шартларында. Әмма күп гаиләләргә әлеге афәт
кагылмыйча үтүен дә күрәбез. Аларга карап кемдер офтана, берәү көнләшә, ә
күпләр инде таң калып карыйлар. Мин үзем дә балалары үзара дус, бер-берсен
яклап, ярдәмләшеп, ата-аналарын хөрмәтләп яшәгән гаиләләргә тап булган саен,
нинди ысуллар кулланып тәрбияләгәннәре белән кызыксынмыйча калмыйм. Чөнки
үземнекеләр дә икәү. Тубыл шәһәрендә яшәүче Утяшевлар гаиләсенә кергәч,
абыйсына иркәләнгән яшүсмер кызчыкка карап чын күңелдән сокландым. Утырган
урыныннан торып Зөфәрнең җәймәне төзәтеп куйганын күргәч, түзалмадым, әниләрен
сорауларга күмдем. Люция Әхмәтулла кызы: "Әтиләре белән гел эштә булдык. Элек
авылда яшәгәч, күп итеп хайван асрый идек, аларны карау Зөфәр җилкәсенә төште,
өй эшләрен дә ул карады. Кызыбыз Миләүшә тугач, балалар бакчасына, аннары
мәктәпкә дә ул йөртте. Хәзер дә сеңлесе мәктәптә беразга тоткарланса, бик
борчылып, шалтыратып белешә. Миләүшә пешерергә өйрәнә, эштән кайтуыбызга өйләр
җыештырылган, аш та әзер була. Минемчә, баланы кече яшьтән үк бер нәрсәгә җаваплы иттерергә кирәк.
Аннары ул калганнарын шуңа өйрәтә”, - дип сөйләде тыйнак кына. Ә гаилә башлыгы
- Динар Җәгъфәр улы хатынының сөйләгәннәрен тыныч кына тыңлап утырды.
Зөфәргә бу көннәрдә генә 20 яшь тулды. Ул шәһәрнең социаль педагогия
академиясенең тарих факультетында түләүсез укый. Биредә ул юристлык һөнәрен
үзләштерә. Укуын тәмамлагач, егетебез армия сафына барып кайтырга, аннары
полиция хезмәтенә эшкә керергә чамалый. Шуңа 3 ел инде кудо спорт төре белән
шөгыльләнә. Өстәвенә эшли дә, ул әле, укып, машина йөртү таныклыгы алырга да
өлгергән. Үткән ел шәһәрнең 12 нче мәктәбенең 6 нчы сыйныфында дәүләт
практикасын үткән. Башта бик курыкса да, соңыннан укучылары белән дуслашып,
хәзергәчә аралашалар икән. Ә иркә кыз Миләүшә 15 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныфында
белем ала. Яхшы укый, дәрестән тыш эшләрдә бик актив катнаша. Узган уку елында
"Киләчәккә адым” яшь тикшеренүчеләр фәнни конференциясендә җитәкчесе М.Н.Враби
белән катнашып, беренче урын яулыйлар. Яңа гына узган "Сыерчык -2011” өлкә
конкурсында да Миләүшә сыйныфташлары белән беренче урынга чыкты. Ул абыйсы
белән "Яшьлек” спорт комплексына суда йөзәргә өйрәнергә йөри, бии дә әле үзе.
Әмма аның иң яраткан шөгыле – фотога төшерү. Аның архивында нинди генә төр
бөҗәкләр, җанварлар юк, табигать күренеше, кешеләр тормышы...
Утяшевлар йортыннан кар-буранлы
салкын урамга бер дә чыгасы килмәде. Ачык йөзле Люция ханымның күпереп пешкән
себер татарларының бавырсагы, гаилә учагының җылылыгы, саф күңеллелек,
нишләптер, бар халәтне үзенә тартты.
Р.КАНГАЗИНА.
|