Безгә таныш булмаган һәр яңа гаилә белән очрашуга
барганда, алда ни көтәсен белмисең. "Ниндиерәк кешеләр икән”, диеп тә уйлап
куясың. Әмма, безнең милләттәшләребез һәрвакыт ачык йөзле, кунакчыллыклары
белән аерылалар. Татар халкында түземлелек, сабырлык, тырышлык сыйфатлары да
өстенлек ала. Шуңа күрә дә халкым белән горурланам, аларны ихтирам итәм. Төмән
шәһәрендә яшәүче Насыйбуллиннар гаиләсенең капка кыңгыравын баскач,
хәзер ачам, дигән тавыш ишетелде эчтән һәм капкадан бөтерелеп орчык хәтле
хатын-кыз килеп тә чыкты. Чибәрлеген әле дә югалтмаган, ачык йөзле бу ханым
хуҗабикә үзе икән. Капкадан ничек чыкса, мине дә шулай әйдәләп, җитез генә алып
кереп тә китте. Кул пычкысы белән утын кисүче карты Нигъмәтулла абзыйны да бер
уңайдан:
Әйдә, кунак килде, өс-башыңны
алыштырып өйгә кер, - диеп чакырып узды.
Кәримә апа Әхмәтҗан кызы Түбән Тәүде авылында сигез балалы
гаиләдә туган. Ә тормыш иптәше Нигъмәтулла абый Яркәү районы, Сәет авылы
егете. Икесе дә 1935 нче елда 22-23 августта дөньяга аваз салганнар.
Заманасында бик ерак булып тоелган ике район арасы яшьләргә киртә була алмаган,
күрәсең, язмыш җиле аларны очраштырып, кавыштыра. Яшьләр Яркәү районының Шатан
исемле авылында төпләнәләр. Йорт төзеп, хуҗалыкта мал-туар үрчетәләр. Бер-бер
артлы дөньяга 5 бала туа. Барысына да татарча матур исемнәр бирәләр: Кәбирә,
Мансур, Илсур, Зөфәр, Зөлфирә. Балалар үзара бик тату, тәрбияле булып үсәләр.
Әни-әтиләре эштә чакта йорт эшләрен, мал-туар, кош-кортларны ашатып,
мөстәкыйльлеккә өйрәтеп, эш белән чыныгып тормыш юлына басалар. Кәримә апа
гомер буена авыл фермасында сыер савучы булып эшләп, хезмәт ветераны
таныклыгына лаек булып, пенсиягә чыга. Ә Нигъмәтулла абый балта остасы буларак,
һөнәре буенча пенсиягә кадәр эшли. Тырыш, тату гаилә 20 ел элек Төмән шәһәренә
күчеп киләләр. Милләттәшләребез иң күп яшәгән районда зур гына йорт сатып
алалар һәм бүгенге көнгә кадәр шунда гомер кичерәләр. Әле күптән түгел генә
Кәримә апа белән Нигъмәтулла абый 75 яшь тулу уңае белән юбилейларын
уздырдылар. Инде ярты гасырдан артык
бер-берсенә терәк булып гомер кичерүче шушы парларның дөньялары түгәрәк, барысы
да әйбәт кебек. Әмма, ул беренче карашка гына шулай икән. Кәримә апаның
йөрәгендә авыр кайгыдан тирән җәрәхәт ятуы берара сөйләшеп утыргач кына билгеле
булды. Ана кешегә газиз балалары кулындагы биш бармагы кебек якын. Бармакларның
берсе яраланса да ул әрни, сызлый. Балалар да шулай ук. Уллары Зөфәр 42 яшендә
йөрәк чиреннән вафат була. Милициядә эшләп, майор дәрәҗәсенә күтәрелгән Зөфәр
Нигъмәтулла улының Чечня сугышларында катнашуы сәламәтлегенә йогынты ясамый
калмый. Гомеренең чәчәк аткан чорында йөрәк парәсенең дөньядан китүе ана кешене
аяктан егарлык авыр эз калдыра. Кайгысын уртаклашырлык янында кеше булмавы да
Кәримә апага бик кыендыр. Ире бар, әмма, ул шәүлә төсле генә. Утыр дисәң утыра,
тор дисәң тора. 1996 нче елда юл фаҗигасенә эләгеп, Нигъмәтулла абый бик каты
имгәнә. Әле башы белән аңгы-миңге булып калуы да бик кыен хәл, чөнки, кечкенә
бала төсле гел аны карап торырга кирәк.
- Авыр вакытларда "Яңарыш” газетасы миңа чын-чынлап
юаныч һәм куаныч. Газета чыга башлаганнан бирле укыйм, алдан ук язылып куям, –
диеп, Кәримә апа "Яңарыш” хезмәткәрләренә исәнлек-саулык теләп, рәхмәтле булуын
белдерде. Алай да аларны ялгызлар, ярдәмгә мохтаҗлар дияргә ярамый. Төньяк
шәһәрләрендә яшәүче кызлары һәм ике уллары һәрвакыт шалтыратып хәлләрен белешеп
торалар, ял вакытларында әти-әни йортына оныклар белән кайталар. Ә Төмәндә
яшәүче кечкенә кызлары һәрвакыт килеп йөри, әти-әнисенә ярдәм итә.
Кәримә апа, Нигъмәтулла абый белән
54 ел бергә гомер итүегез сизелдеме?
Юк инде, ул гомерне яшәмәгән дә
кебек. Ә болай баштан кичергәннәрне хәтерли башласаң, нәрсә генә күрмәгәнбез.
Ачлык, сугыш, аннан соң илне күтәрү һәм башка михнәтләрнең барысын да үттек.
Хәзер тормышлар яхшы, рәхәттә яшибез, тик дөньялар гына тыныч булсын. Аналарга
бала кайгысын күрергә язмасын иде Ходаем.
Н.САФИУЛЛИНА.
|