Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Гаилә учагы » Гаилә учагы

ДУСЛЫК, ТАТУЛЫК БӘЙРӘМЕ

Тубыл шәһәрендә төрле милләт кешеләре  иңгә-иң куеп, дуслыкта, татулыкта гомер кичерәләр. 21 нче  август көнне  ”Гаиләләр салават күпере” фестивале үтте.

Шәһәрнең мәдәният, сәнгать үзәгенең залы бәйрәмчә  бизәлгән  иде. Катнашучылар  дулкынланып  үзләренең чыгышларын көттеләр. Беренче булып сәхнәгә Санниково авылыннан килгән  Колмәмәтовлар (рәсемдә) гаиләсе чыкты, алар чыгышында татар җырлары, шигырьләр яңгырады. Зилия белән Илнар үзләренең талантлы  чыгышлары белән тамашачыларның  мәхәббәтен  яуладылар. 4 нче сыйныф укучысы  Зилия  татар эстрада  җырларын башкарырга, шигырь сөйләргә ярата, милли ризыклар  әзерләүдә әнисенең  беренче ярдәмчесе ул,  7 нче сыйныф  укучысы   Илнар  музыка коралларында татар көйләрен оста  уйный, әти-әнисен тормышта үрнәк дип саный. Фестивальдә бу гаилә  беренче урынга лаек булды. Мамшановлар, Балабановлар гаиләләренең  чыгышлары  әһәмияткә лаек булды. Бәйрәм барышында бәйрәмне алып баручылар тамашачылар белән  уеннар, милли  ашлар бәйгесе үткәрделәр. Әлеге мәдәни чараны Тубыл  шәһәренең себер татар мәдәният үзәге артистлары оештырды. Жюри әгъзалары, тамашачылар игътибарын җәлеп иткән  җиде балалы Балабановлар гаиләсе  алкышларга һәм призларга лаек булды. Гомумән, һәр гаилә  дипломнар һәм кыйммәтле, истәлекле призлар белән бүләкләнделәр. Бәйрәмдә төрле милләт гаиләләре үз милләтләренең  гореф-гадәтләрен, мәдәният байлыгын күрсәтә алдылар. Алып баручы  Альбина  Ишметова һәркемгә җылы  сүзләр, яхшы теләкләр юллады. Киләсе бәйрәмнәрдә катнашучылар саны  күбрәк булыр дип  ышаныч  белдерде.

Р.УМИТБАЕВА.

 

Категория: Гаилә учагы | Добавил: Zul4itai (26.08.2010)
Просмотров: 1674 | Рейтинг: 4.5/10
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz