"Үз-үзеңне
тәэмин итү” программасы
Кырлар бушап калгач, фермалар
ябылгач, авыл халкы аптырап калды һәм табигать байлыкларына күбрәк игътибар итә
башлады. Аны да бит әле сата белергә кирәк. Шулай әкренләп җайлаша торгач,
кайберәүләр остарып китеп, кибетләрен булдырдылар, үз эшләрен башлап
җибәрделәр. Соңгысында дәүләт социаль программалары ярдәмгә килде. Берәњлђр
кљнкњреш техникасын ремонтлау хезмђте ача, икенчелђре гашыйклар љчен романтик
очрашулар оештыра. Тырышларның эшлђре гљрлђп бара. Мал алучылар да артты. Вагай
районының Тугыз авылында 2006 нчы елдан бирле 18 гаилә "Үз-үзеңне тәэмин итү”
программасы ярдәмендә сыер, дуңгызлар алалар, сарайларын ремонтлыйлар. Аларның
күбесе күп балалы гаиләләр. Гомумән, бу яклар илнең демографик хәлен яхшыртуга
зур өлеш кертәләр, мин аралашкан гаиләләрдә өчтән дә ким бала юк.
Шундыйларның берсе, югарыдагы
программада катнашып, сыер алган Насыйбуллиннар гаиләсе. Меткә кызы Аксана
тормыш иптәше Ленар белән ике бер-беренә охшаш сабыйлар белән мәш киләләр
иде без кергәндә. Яннарында 5 яшьлек Нурмөхәммәт йөгереп йөри, зур малайлары
Денис "Яңарыш” кунакларын карарга клубка киткән икән. Әти-әниләре булышлыгы
белән алынган өйләре җылы, якты. Ленар инвалидлык группасында, әле алты гына
айлык Диләрә белән Дилнурны калдырып чыгып китә алмаганга, Аксана да эшли
алмый. Шуңа да хөкүмәт ярдәме алар өчен зур шатлыкка әверелгән. Сыер
бозаулаган, мул сөте белән куандыра. - Әле каймак, майлар ясый алмасак та,
чөнки бозавына ашатырга да кирәк, балалар рәхәтләнеп сөт эчә, элек сатып ала
идек, - ди Аксана. - Эш юк дип торып булмый, торнакүз җыеп бераз акча
булдырырга тырышабыз, өйгә өстәп янкорма салырга уйлап торабыз. Болай атыбыз,
таебыз бар. Бозауны да калдырырга дигән теләк юк түгел. Ничек килеп чыгар,
дөнья күрсәтер.
Тугызда балалар эш белән дуслашып
үсәләр. Өйләр утын белән җылытыла, суны ташырга кирәк, бәрәңгене күп итеп
утырталар, әле аңа кош-корты, бакчасы да өстәлсә - урамда тик йөрергә буш вакыт
калмый. Насыйбуллиннар гаиләсе дә авырлыклардан курка торганга ошамаган, кыз
алып кайтырга планлаштырган җирдән, Ходайның ул һәм кыз бирүен, бәхеткә юрап,
шатланып кабул иткәннәр. Батыр, матур, милләт җанлы ул-кызлар үстерүче татар
гаиләләре – авылның киләчәге.
Г.ВӘЛИЕВА.
|