Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Бөек Җиңүнең 65 еллыгына » Бөек Җиңүнең 65 еллыгына

СУГЫШ ЙОТТЫ БӨРКЕТТӘЙ УЛЛАРЫН

Яшәгән бер гади гаилә, заманына карап нык булган. Гаилә башлыгы Сөнгатулла Хөсәен улы Хөсәенов 1884 елда, ә хәләл җефете Саригөл “ибн” Әмин кызы Сөнгатуллина 1886 елда туганнар. (Исемдә “ибн” кисәкчәсе бу кешенең гарәп тамырлары барлыгын аңлата). Гаиләдә 4 малай һәм 2 кыз тәрбияләнгән. Сибгатулла - 1909, Нигъмәтулла - 1912, Зәйнулла - 1918, Зиннәтулла 1931 елларда туганнар. Кызлар: Сабира - 1915, Сәгыйдә 1924 елларда дөньяга килгәннәр. Саригөл ханымның әтисе укымышлы, мәэзин кеше булган, гарәп телен белгән, мәдрәсәдә ислам динен укыткан. Ата-бабалары Төркиядән күченеп килгәннәр. Үз вакытында кыз да дини белем алган. Гарәп телендә иркен укыган, тәрҗемә ясаган. Үзе дә гарәп теленнән укыта алган. Яттан Коръән сүрәләрен белгән, намаз укыган, гореф-гадәтләрне саклаган. Гарәп телендә үз кулы белән язган берничә китабы сакланган. Зур гаиләне тәрбияләү күп вакытны алган, шуңа күрә барлык белемен иренә тапшырган. Хатыны ярдәме аша Сөнгатулла Хөсәен улы гарәпчә укырга өйрәнгән, соңыннан мулла вазифасын үти.

Аның ата-бабалары чыгышлары белән Болгардан. Яшь чагында гаять көчле була. Барлык көрәшләрдә авылдашларын җиңә. Теше белән 100 килограмм онлы капчыкны күтәргән, куллары белән ярдәм итмичән кире урынына куйган. Бу пар турында әкияттәге кебек - “яшәгәннәр алар озак һәм бәхетле, үлгәннәр бер көндә” дип язарга була, (дөресендә дә 66 ел бергә яшәп, 50 көн аерма белән үлгәннәр) әгәр дә Бөек Ватан сугышы башланмаса.

Сугыш башланганда 32 яшьлек олы уллары үз гаиләсе белән яши, өч кыз тәрбияли. 29 яшьлек икенче уллары Нигъмәтулла әле өйләнмәгән була. 22 яшьлек Зәйнулла менә-менә хәрби училищены тәмамларга тиеш була. Өч улларын да беренче көненнән үк сугышка озаталар. Беренче “хәбәрсез югалды” дигән кәгазь 1941 елның декабрендә өченче балага килә, әмма ялгышалар. Каты яраланган Зәйнулла ярым аңсыз рәвештә чак әсирлеккә төшми кала. Казналыгы (челюсть) яраланып, авызыннан сәленеп төшкән телен уч төбе белән тотып, кыр госпиталенә үзе җитешә. Операция берничә сәгатькә сузыла. Өзелеп барган телен тегеп, бер-бер артлы кыйпылчыклар сөйрәп алалар. Һичкем исән калуына ышанмый, бөтен тәне тишелгән була. Ике ел буена бер госпитальдән икенчесенә озаталар. Сугышка инде ярамый, аны Татарстанга хезмәтен дәвам итәргә җибәрәләр. Ул шунда яшәргә кала. Ике ул һәм бер кыз үстерә. Алар КАМАЗда эшлиләр. Оныгы бабае юлыннан китә, Ленинград хәрби училищесын тәмамлый.Зәйнулла сугыштан соң һәр елны туган авылы Көсәйкүлгә кайта. Һәр атна дисәң дә, ата-анасына хат яза. Сугыш гел исенә төшә. ”Сугышканнан соң күпме вакыт узгандыр, хәтерләмим, күзне ачсам - күк зәп-зәңгәр, янәшәдә урман, икмәк кыры. Тынлык. Тора алмыйм. Берзаман, немецларның сөйләшүләрен ишеттем. Башымны күтәрсәм - күрәм, туры миңа таба дүрт-биш фашист килә. Тыныч кына пистолетның курогын күтәрәм. Әсирлеккә эләккәнче атылуың яхшырак, дип уйлыйм. Әмма нәрсә булды? Миңа таба килүче немецлар кискен борылдылар һәм киттеләр. Акрын гына пистолетның тәтесен төшердем, “- дип сөйли ул.

Энесенең кызы тугач, Земфира дип исем кушуларын сорый. Бу госпитальдә дәвалап, теге дөньядан кайтарган кызның исеме, ди.

1942 елны икенче уллары Нигъмәтуллага, 1943 елны Сибгатуллага кара кәгазьләр килә. Алар мәңгелек яуда ятып калалар. 57 һәм 55 яшьлек ата-аналары мондый кайгыны ничек күтәрделәр икән.Алар тагын өч балаларын һәм дүрт оныкларын аякка бастыралар. Олы уллары һәлак булганнан соң, кибеттә эшләгән киленнәре ялган яла буенча кулга алына. Аны дәүләт акчасын сарыф итүдә гаеплиләр. Бәхетләренә бер елдан соң киленнәрен аклыйлар. Бу вакытта оныкларын үзләре тәрбиялиләр. Саригөл апа һичкайчан орышынмый, гайбәт ашамый, зарланмый.Тик берүзе калган чакларында вакытсыз дөньядан киткән ике улын сагынып ыңгыраша. Ата-ана соңгы көннәренәчә кече уллары Зиннәтуллада тәрбияләнәләр.

Аларны белгән авылдашлары акыллы, гадел, тырыш балалар үстерделәр дип искә алалар. Үзләреннән соң лаеклы буын калдырганнар. Оныклары илебезнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә эшлиләр. Бүгенге көндә Көсәйкүл мәктәбендә Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган почмакта “Вакыт бәйләнеше”дигән фоторәсемнәр күргәзмәсе оештырылган.

Һәрбер рәсем астында болай дип язылган: Сибгатулла Сөнгатулла улы Сөнгатуллин. Сугышка 1941 елны киткән. Воронеж янында һәлак булган. (Хәтер китабы, 6 нчы том, 319 нчы бит, 1943 елның августында хәбәрсез югалган). Хәзерге көндә оныклары Омск, Мәскәү шәһәрләрендә, Аромаш районында яшиләр. Нигъмәтулла Сөнгатуллин. Сугышка 1941 елда алынган. 1942 елның декабрендә Мәскәү астында үлгән. (Хәтер китабы, 6 нчы том, 318 бит). Зәйнулла Сөнгатуллин. Хәрби хезмәткә 1938 елны алына. РСФСРның Югары Совет исемендәге Кремль Хәрби училищены тәмамлый (Мәскәү югары хәрби-команда училищесы). Хәзерге вакытта бу училищеның курсантларын “Кремлевские курсанты“ дип йөртәләр, Җиңү Парадын алар яба. Яшь лейтенант диплом алу белән сугышка озатыла. Беренче көрәше Смоленск астында була. 1941елның декабрендә Ельней янында каты яралана.(Хәтер китабы, 318 бит-Хәбәрсез югалган). Сугыштан кайта.Яр Чаллы шәһәрендә хәрби комиссариятта эшли. 1972 елны каты яралардан соң вафат була. Зиннәтулла Сөнгатуллин тыл хезмәте катнашучысы, 1997 елда үлгән. Сәгыйдә Сөнгатулла кызы Имранова гомере буе мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларын укытты. Тол хатын, тормыш иптәше сугышта үлгән. Хезмәт фронты катнашучысы. Язмыштыр инде ул, бүгенге вакытта биш баласының берсе дә исән түгел. Аңа даими тәрбия кирәк, хәзер племянницасы Земфира Әхмәдиева карый. Сабира Сөнгатулла кызы Имранова хезмәт фронты катнашучысы. Гомере буе “Прямой путь” колхозында эшли. Тол хатын, ире Гыйзәтулла Имранов 1944 елны сугышта үлә. Үзе 2002 елны Юрмыда бакыйга күчә. Земфира Зиннәт кызы Яңа Аптулла мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли. Педагогия хезмәт ветераны, “Халык мәгарифе отличнигы “ исеменә лаек, стажы-35 ел.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.

Категория: Бөек Җиңүнең 65 еллыгына | Добавил: Zul4itai (21.08.2010)
Просмотров: 1190 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz