Калбай Ђбделнђби улы Латыйпов 1914 нче елны Ялутор районы, Сђел авылында дљньяга килђ. 96
яшьлек бабайны тере тарих дип ђйтсђм дђ хата булмас. Ул бит хђтта гражданнар
сугышын да хђтерли, ул вакыттагы каты бђрелеш, атышларны онытмаган. Малайлар
бер дђ курыкмыйча урамда йљгереп йљргђннђр. Ђнисе нђни Калбайны идђн астына
биклђп куя торган булган. Ник дисђк, ук карап тормый, кайда аталар шунда барып
тия бит. Гражданнар сугышыннан соћ кечкенђ Калбай хуќалыкта ђти-ђнисенђ булыша,
печђн эшендђ катнаша, себерке ђзерли. 15 яшендђ Уралга агач алып китђлђр, монда
башына зур бњрђнђ тљшеп, башы бик ќђрђхђтлђнђ. 17 яшендђ тракторчылар курсын
тђмамлый, соћыннан тракторчылар бригадиры булып эшли.
Бик кызганыч, 30 нчы еллар килеп ќитђ. Репрессия вакытында авыл
мулласы Мђњлит хђзрђт Рафиковны кулга алалар џђм аны халык дошманы дип урам
буйлап хурлап йљртђлђр (1938 ел). Љч атна њткђч, хђзрђтне атканнар, дигђн хђбђр
килђ. "Муллабыз бай да тњгел иде, тик менђ шул, ислам кануннарын саклап барганы
љчен аны гаеплђгђннђр”, – дип ђйтђ абый.
Бљек Ватан сугышы башлангач, абыйны сугышка алып китђлђр. Књкрђк
кесђсендђ кечкенђ кызы Сљембикђнећ фоторђсемен њзе белђн йљртђ (сугыш
беткђнче). Каты сугышлар књрергђ туры килђ. Одер џђм Висла елгаларын
форсировать итњдђ катнаша. Ул вакыт суда йљрњче – амфибия дигђн машинада
йљзђлђр. Абый каты яраланып, 1943 нче елда аны љйгђ кайтаралар. Бераз тљзђлгђч,
1944 нче елда тагын сугышка алып китђлђр.
Берлинга ќитмичђ, каты бђрелештђ икенче тапкыр каты яралана. Ук
корсакка элђгеп њтђ чыга. Бер тђњлек вакыт чамасы ачык џавада њлђр-њлмђс ята.
Исђн калуыныћ бер сђбђбе бар: "Сине ашамаган булуыћ исђн калдырды. Ник дисђћ,
ук эчђклђр арасыннан њткђн, ђгђр алар ризык белђн тулган булса, хђллђр
башкачарак булыр иде”, – дигђннђр.
Сугыш тђмамлангач, Калбай бабай туган авылына њзенећ гаилђсенђ
кайта. Алар хатыны Силкамал апа белђн 6 бала њстерђлђр, хђзер аларныћ оныклары
да шактый. Кызганычка каршы, њткђн ел хатыны мђрхњм булды.
Моннан љч ел элек без Сђел авылына сђяхђт ясаган вакыт, мђчеткђ
Калбай бабай килеп кереп, безнећ белђн бергђ љйлђ намазын укыган иде. Мђчеткђ
йљрергђ хђзер аныћ хђле юк.
Безне озатырга чыкканда, бабай мића: "Фатыйх, минем турында авыр
хђбђр ишетсђћ, озатырга килергђ тырыш”, – диде. Озак яшә әле, хөрмәтле,
фронтовик!
Ф.ГАРИФУЛЛИН.
|