Бөек Җиңү бәйрәменең 65 еллыгы уңаеннан Тубыл районы, Күкрәнде
авылында яшәүче Азиз Йосыф улы Ниязовка да фатир сатып алыр өчен
сертификат тапшырылды. Бүгенге көндә ул хатыны, тыл ветераны Латифә Әпсәләм
кызы белән туган йортларында яшиләр. Үткән ел балалары, оныклары җыелышып
аларның 90 яшьлек юбилейларын зурлап үткәрделәр. Хөрмәтле ветераныбызга "бабай”
дип әйтергә ничектер тел дә әйләнми, чөнки аның гел елмаеп торган йөзеннән
көчле яшьлек дәрте балкып тора. Ул өйдәге хезмәтне үзе башкара, иртәнге сәгать
биштә торып урманга юл ала, биредә ул табигатькә сокланып, саф һава сулап, аяк
"ясып” йөгереп тә ала.
Азиз Йосыф улы 1940 нчы елны Армия сафына алына, Ватан сугышы
башлангач, Ерак Көнчыгышка, илебез чиген япон-самурайларыннан сакларга
җибәрелә. Японнар белән барган бәрелештә каты яраланып госпитальгә эләгә,
аннары ул яшерен частьтә язучы булып хезмәт итә. Туган авылына солдат 50 нче
елларда гына кайтып төшә. "Россия” колхозында ул бригадир, кладовщик
вазифаларын башкара, моннан тыш балыкчылык белән дә шөгыльләнә. Гаилә корып
миһербанлы, тырыш, хезмәт сөючән 5 бала үстерәләр. Азиз Йосыф улы бүгенге
тормышы белән бик канәгать: «Ходай миңа сәламәтлек, парлы, бәхетле озын гомер,
тәүфыйклы балалар бүләк итте, шуңа шөкер итеп яшим. Без яшьлектә күргән сугыш
михнәтен яшьләребезгә күрергә язмасын иде”, - дип сөйләде хөр күңелле, гел
елмаеп кына яшәүче сугыш ветераны.
Р.КАНГАЗИНА.
|