Тимербай Мифтах улы Ибраџимов Тубыл районы, Сњклђм авылында дљньяга килђ, аћа хђзер 87 яшь.
Балачагы бик књћелсез њтђ, чљнки 1937 нче елны ђтисен кулга алалар џђм ул
ђйлђнеп љйгђ кайтмый, беркүпме вакыттан соћ ђнилђре њлђ, малай ятим кала. Аћа
яшьтђн үк кљтњче ярдђмчесе булып эшлђргђ туры килђ. 1940 нчы елда Тимербайны
Райчихинский посёлогына ятимнђр йортына ќибђрђлђр. Монда аћа укырга џђм
фабрикада эшлђргђ мљмкинлек була. Берничђ вакыттан соћ ошбу йорттан 10 малай
Комсомольск на Амуре шђџђренђ эшкђ китә. Яшь егет крейсерда слесарь-җыючы булып
эшли.
1943 нче елда Тимербайны Кызыл Армия сафларына алалар. Ул Ерак
Кљнчыгышныћ 119 нчы артиллериячеләр полкына элђгђ. Аннары разведка бњлеге
командиры итеп билгелђнђ.
Кљннђрнең берендә 6 кеше разведкага китђлђр, каршыларына 4 япон
разведчигы килеп чыга. Пычаклар белђн сугышырга керешәләр. Бер япон Тимербайны
элђктереп муенын кисђ башлый (яра эзе хђзергђчђ сакланып калган). Эш бик
начарга китђ, совет солдаты каршы тора алмый, шул вакыт иптђше килеп љлгерђ џђм
японны пычак белђн кадый, Тимербай исђн кала. Ђлбђттђ, џђммђсе дђ каты
яраланалар. Тимербайныћ аягында да япон пычагы истәлеге бар. Ул аны хђзер дђ
сизђ.
Ул 1948 нче елда љенђ кайта. Сугыштагы батырлыгы љчен 2 "Ватан
сугышы” ордены, књп медальлђр белђн бњлђклђнђ. Туган авылына кайткач, колхозда
тракторчылар курсын тђмамлый џђм књп еллар тракторчы булып эшли. Хатыны белђн 6
бала њстерђлђр, 4 оныклары бар. Тимербай абый хђзерге вакытта Тубыл шђџђрендђ
яши. Њзенећ туган авылына еш йљри, ул монда Коръђн укып, дога кыла, дини
йолаларны алып бара.
Ф.ГАРИФУЛЛИН.
Рәсемдә: Т.Ибраһимов оныгы Заур белән.
|