Атаклы якташыбыз, Дан ордены тулы кавалеры Х.Х.Якин исемендәге
Диплом дөнья күрде.
Аны оештыручылар: Өлкә ветераннар советы һәм Өлкә хөкүмәтенең
милләтләр эшләре комитеты. Дипломны гамәлгә кую инициаторлары: радиоспорт
буенча дөнья чемпионы Зыятдин Хәял улы Низамов һәм юлларның авторы. Бу идея
безне байтак вакыт биләде. Аңа кадәр бу инициаторларның И.И.Федюнинский,
П.Е.Федоров, В.И.Шарпатов исемендәге дипломнары гамәлгә куелдылар. Бу өлкәдә
шактый тәҗрибә тупланган иде. Идеябез белән югарыда әйтеп үткән оешмаларга
мөрәҗәгать иттек, әлбәттә, алар кире какмадылар. Дипломны оештыручы булырга
теләкләрен белдерделәр һәм мәсьәләсен үз өсләренә алдылар. Дипломның эскизын
чемпион белән бергәләп төзедек, аны берничә тапкыр үзгәртергә туры килде.
Оештыручыларыбыз ризалыкларын бирделәр, эш дипломны бастырып чыгаруга калды.
Һәм ул тиз арада хәл дә ителде.
Милләттәшебез алдында, аның якты хөрмәтенә изге эшебезне җиренә
җиткереп үтәдек, тирән һәм якты канәгатьлек кичердек. Хәбибулла Хәйрулла улын Көнбатыш
Себердә генә түгел, Рәсәй күләмендә бик яхшы беләләр. Атаклы публицист, шагыйрь
һәм язучы Константин Симонов милләттәшебез батырлыгын ике фильмда чагылдырды.
Алар "Барды солдат” һәм "Авыл укытучысы” дип аталалар. Минем альбомда Симонов
белән Якинның бергә төшкән фотолары да саклана. Геройны мин якыннан бик озак
еллар беләм. Ул миңа һәрвакыт җылы мөгамәләдә булды, мине һич тә читкә какмады.
Берничә тапкыр аның квартирында кунакта булдым. Ул миңа хәрби юллары, сугыш
эпизодлары турында бик җентекләп сөйли иде. "Җиңүгә солдат барды” китабының ике
вариантын да автографлар белән бүләк итте. Аңа багышлап берничә дистә шигырь
яздым, күпләре "Яңарыш” битләрендә дөнья күрделәр. Хәбибулла агай тормышымда
дәрәҗәле урын алып тора, аның батырлыгы, гомер юлы, язмышы, активлыгы соңгы
көнемә кадәр үрнәк булырлар; мине яшәү биеклегенә, гаделлеккә, оптимист
булырга, куркусызлыкка чакырырлар; яшәү көче, дәрт, илһам бирерләр.
Диплом белән бүләкләнү башлана. Аңа иң актив милләттәшләребез,
коллективлар, оешмалар, сугыш һәм тыл ветераннары, хезмәт алдынгылары лаек
булачаклар. Бу изге эшне Геройның туган авылы Муллаштан башларга ниятлибез. Бу
көннәрдә аңа җентекле әзерлек алып барыла. Якинның татарга дан һәм аңа үрнәк
булырга хакы биек, чиксез, тирән, мөкатдәс. Ул милләтебез өчен янып-көеп яшәде,
гүрдән дә ул аның маягы, кояшы булуын дәвам итәчәк. Моңа шиксез ышанам. Сугышта
берничә тапкыр яраланган батыр озын гомер кичерде, соңгы көннәренә кадәр актив
яшәде, халкыбызның бәхете, язмышы белән кызыксынды, аның көнкүрешен яхшыртуга
армый-талмый бар көчен, акылын, сәләтен, тырышлыгын, сөюен бирде. Аек акыл,
кайнар сүз, якты, эчтәлекле тәҗрибә, алга омтылыш, атлыгу, ашкыну аның
юлдашлары булдылар; үзенең асылына таянып эш итте ул. Якинны тулысынча
өйрәнәсе, аның бай мирасын һәрьяклап ачасы бар әле безгә. Бу изге эш күп
буыннарга җитәчәк. Аның тормышын мәктәпләрдә киң һәм тирән өйрәнү мәсьәләсен
хәл итү безнең алда тора. Мәктәп тормышына кагылышлы шәхесләр моны тиз арада
уңышлы рәвештә гамәлгә куярлар дигән ышаныч безне һич тә калдырмый, ул шулай
булыр да.
Бу изге эштә якын дустыбыз һәм киңәшчебез, филология фәннәре
докторы, профессор Хәнисә Алишина белән тыгыз аралаштык, һәр адымыбызны ул өнәп
торды. Әлбәттә, без аңа чиксез рәхмәтлебез. Ул алгы сафта баруын һәр фикере,
эше, идеясе белән дәлилләп тора, алга баручыларга дәрт һәм илһам бирә. Стенд
әзерләү дә күздә тотыла. Ул берничә ватман битеннән торачак һәм Муллаш мәктәбе
музеенда урын алыр. Анда диплом эскизлары, Положениесе, инициаторлар, гамәлгә
куючылар урын алачаклар. Диплом белән бүләкләнгән муллашлыларыбыз фотолары
стендны бизәрләр. Бүләкләнгән атаклы милләттәшләребез дә читтә калмаслар.
Газетада басылган бу мәкалә дә анда булачак.
Диплом – милләттәшебезгә багышланган һәм аның исемен йөртүче
беренче карлыгач. Әлегә кадәр татарлар арасында бу хөрмәткә лаек булучылар юк
иде. Бу – беренче адымыбыз, мондый адымнар дәвам итәчәкләр дигән ышанычта
калабыз. Танылган, билгеле зыялыларыбыз бихисап. Хөрмәтен, үз кадерләрен алар
табарлар.
Якин кебек якты, эчтәлекле, мәгънәле һәм күркәм яшик,
милләттәшләр! Килер буыннар безне дә онытмаслык гомер кичерик, халкыбызның
данын, бәхетен, рухи байлыгын арттыруга гомеребезне багышлыйк. Тормыш җиле,
аның гаме йөрәкләребез аша үтсен; җаннарыбыз, уй-хисләребез, гамәлләребез,
халәтебез заманга тирән уелсыннар, ә ул үз чиратында чал тарихка берексен. Якин
кебек ялкынлы йөрәкле милләттәшләребез тусыннар һәм халкыбызны мәңгегә
данласыннар. Кешенең асылы, сүнмәс даны, чын бәхете әнә шуннан тора да.
З.АКБҮЛӘКОВ.
|