Көнбатыш Украина фронтында сугышкан Шириястан Камалов,
көрәш кырында мәңгелеккә ятып калган ике абыйсы: Шәйхелислам һәм Әбдрәшит
шикелле үк, илне сакларга колхозда эшләп йөргән җиреннән җибәрелә. Фронтта 18
нче аерым бригаданың санитары була ул. Исәпсез солдатларны ут астыннан алып
чыга, беренче ярдәм күрсәтә, гомерләрен саклап кала. Сугышчан батырлыклары өчен
"Ватан сугышы” ордены белән бүләклиләр үзен. Ләкин явыз дошман пулясы уң як
кулын яралый, аны өенә - Яркәү районы, Тархан авылына кайтаралар.
Әниебез белән 48 ел тигез, тату гомер итеп, безне – җиде балаларын
үстерәләр. Тырыш, кунакчыл, мул тормыш алып барган әти-әниебезнең кура тулы мал
иде, авылда зур өйне дә беренчеләрдән булып алар салдылар. Аларга, безне
җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп тәрбияләүләренә, бик зур рәхмәтебезне,
хөрмәтебезне белдерәбез. Алар безнең - балалары, 30 оныклары һәм нәбәрәләре
өчен үрнәк, ихтирамлы затлар булып, күңелләребездә мәңге сакланыр. Якты, киң
күңелле, изге җанлы әти-әниебез бу дөньяда юк инде, шунысы бик кызганыч. Аларга
хөрмәтебез дога булып барып ирешсен.
Кызы Гатифә сөйләгәннәрдән Г.ВӘЛИЕВА язып алды.
|